Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәхим-шәфкать ияләренең хезмәте бик тә кирәкле!

8 нче июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сабырлык, бетмәс-төкәнмәс түземлелек һәм ихлас күңелдән ярдәм күрсәтү теләге булуны таләп итә торган четерекле хезмәт, чыннан да, хөрмәтле мөнәсәбәткә лаек.

Социаль хезмәткәрнең һәр иртәсе кибеткә барып килүдән башлана. Башта көндәлек кирәкле ашамлыкларны алырга, аннары үзең карый торган кеше янына ашыгырга. Аларның хәлләрен белергә, тыныч-имин йоклап торулары, үзләрен иртән ничек хис итүләре турында сорашырга. “Өмет” Үзәгендә эшләүче социаль хезмәткәр Эльмира Илькевичның андый кешеләре - алтау. Һәркайсы турында кайгыртырга, һәркайсына күңел җылыңны бүләк итәргә, барлык эшләрдә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Зинаида Константиновага 97 яшь, агымдагы елның гыйнвар аенда ул аягын имгәткән һәм хәзер аңа йөрү түгел, утыруы да авыр. Аның турында кайгыртуы, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Азык-төлек һәм дарулар алып килүдән тыш Эльмира әбинең сәламәтлеген көндәлек игътибар үзәгендә тота. Зинаида Евдокимовнаның көне социаль хезмәткәр белән башлана, аның белән тәмамлана. Әле Эльмира ашарга да пешерә, өйне дә җыештыра һәм торак-коммуналь хезмәтләргә дә түли.

- Ул миңа хәзер үз кызым кебек. Мин аңа бик нык ияләндем, - ди Зинаида Константинова.

Әби тизрәк аягына бассын өчен аңа даими физик күнегүләр ясарга киңәш иткәннәр. Эльмира моны үз контроленә алган.

- Кечкенәме ул, олымы, өлкән яшьтәме, сәламәтме, мөмкинлекләре чикләнгәнме - кеше турында кайгыртырга кирәк. Мин моны үземә бурыч итеп куйдым. Кылган изгелекләрем үземә яхшылык булып әйләнеп кайтачак. Минем өчен монысы бигрәк тә мөһим, - диде социаль хезмәткәр Эльмира Илькевич.

Эльмира Илькевичның Һәр эш көне менә шулай дәвам итә. Ә “Өмет ” Үзәгендә 85 социаль хезмәткәр эшли. Алар йөзләгән кешене үз тәрбияләренә алганнар һәм көн саен үзләрен көтеп торучы, бер генә көн дә ярдәмчеләреннән башка яши алмаучылар янына ашыгалар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев