Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркемнең дә сөйкемле сөяге була

“Биектау” медиахолдингы, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, “Ах, нинди хатын-кыз!” бәйгесен игълан иткән иде. Өч номинациядә призлар өчен 120дән күбрәк гүзәл зат көрәште. Гомумән алганда бу - катнашучылар тарафыннан тупланган 150 мең лайк. Безнең газета укучыларыбыз, тамашачылар һәм тыңлаучылар үз фоторәсемнәрен “Ретро”, “Нәни принцесса” һәм “18 дән узганнар” номинацияләре кысаларында җибәрә алдылар. Җиңүчеләр билгеле. “18 дән узганнар” номинациясендә Фәрзия Садыйкова җиңү яулады.

Фәрзия Садыйкова иҗади рухлы кеше. Ул чәчмә әсәрләренең берсен туган авылы Әрнәшкә багышлаган. Фәүзия апа шигырьләр иҗат итә, җырлый, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләрен яттан сөйли ала. Әле бераз немец телен дә белә.

Фәрзия Садыйкова ишле гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килә. Ике малай һәм тугыз кыз арасында төпчек бала булып үсә. Фәрзия Садыйкованың әнисе бик гыйлемле кеше була. Тормыш иптәше белән алар Казан шәһәре үзәгендә диярлек үзләренең пекарняларын ачалар. Аннары авылга күченеп кайталар. Фәрзия 1942 нче елда шушында туа да инде.

Ул гел “бишле”ләргә генә укыса да, укуын дәвам иттерү мөмкинлеге булмый. Фермада эшли башлый, булачак тормыш иптәше Әнвәрне дә шунда очрата.

1982 нче елда алар ире белән Биектау авылына күченеп киләләр. Башта аның туган авылы Әрнәштән бер дә китәсе килми, әмма су мәсьәләсендәге катлаулылыклар, юллар һәм мәктәп булмау гаиләне туган йортны ташлап китәргә мәҗбүр итә. Биш баласын бик белемле итәсе килә аның. -

Беренче сыйныфтан балаларны интернат-мәктәпкә бирергә туры килде. Алар атна буе анда. Ял көннәрендә генә өйгә кайталар иде, - дип сөйләде Фәрзия Садыйкова.

Бүгенге көндә Фәрзия апа биш оныкның һәм биш оныкчыкның яраткан дәү әнисе. Әле тагын ике сабый дөньяга аваз салырга тора. Якыннары бәйгегә фоторәсемен җибәргәннәре турында әйткәнче “Ах, нинди хатын-кыз!” бәйгесе турында белмәгән дә. Беренче көннәрдән үк Фәрзия Садыйкова гомумән алганда 2 меңләп тавыш җыеп, бик күп кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Аны оныклары, балалары гына түгел, дуслары һәм танышлары да бик яраталар. Шундый зур игътибарга лаек булуына ул бик шат.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев