Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркайда талант кирәк

ГТО комплексына нигез салынган көнгә быел 90 ел булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару физик яктан гына канәгатьләнү хисе бүләк итеп калмый, ул уй-фикерләрне дә сафландырып җибәрә. Безнең мультимедиа редакциясе коллективы әлеге юбилей датасын игътибар үзәгеннән читтә калдыра алмады. Журналистлар ГТО нормалары тапшырдылар.

Безнең редакция хезмәткәрләренең ГТО нормаларын тапшыруы бик күңелле, шул ук вакытта эшлекле шартларда узды, һәркем үзен иркен тотты. Әмма барысы да физик күнегүләрне үтәүдән түгел, ә бәлки башны эшләтеп алудан башланды. Биектау районының ГТО тестларын уздыру Үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева спорт турында викторина уздырды һәм безнең тирән белемгә ия булуыбызга соклануын да белдерде. Аннан соң физик яктан көчләрне сынап карауга керештек - тартылу, сузылулар, сикерүләр, кулларда күтәрелү һәм пресс. Әлеге күнегүләр бу чарада катнашучыларның һәммәсендә дә бик матур тойгылар уятты.

- Коллективта иң яше булганлыктан, миннән күп нәрсә көткәннәр иде, әмма чынлыкта исә мин укыганда да физкультураны яратып бетермәдем. Ул чакта качып йөргән физкультура нәтиҗәдә мине бүген шушында, спорт залында куып тотты. Физик яктан әзерлекле булмагач, миңа шактый кыенга туры килде, - дип үз фикерен белдерде Энҗе Гарәфиева.

Редакциядә спорт белән дус яшәүчеләр дә бар. Компьютер версткасы операторы Марат Хафизов даими рәвештә волейбол белән шөгыльләнә һәм үзен тиешле формада тотарга тырыша. Шунлыктан ГТО нормаларын тапшырганда да үзен бик яхшы яктан күрсәтә алды. Нәтиҗәдә ул ГТОның алтын билгесенә лаек булды.

- Миңа күнегүләр җиңел булмаса да, башкарып чыгарлык булып күренде. Әгәр дә көн саен зарядка ясасаң, бер-ике айдан мин бүген ирешкән шикелле күрсәткечләргә ирешергә була, - диде Марат Хафизов.

Тест уздыру Үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева коллективның тату булуын һәм редакция хезмәткәрләренең күпчелегенең физик яктан яхшы әзерлектә булуын билгелән үтте.

- Егетләр-кызлар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, кемнәрдер үзенең йомшаграк якларын ачыклады, әмма гомумән алганда бүген биредә күтәренке рух, татулык, бердәмлек хөкем сөрде, - диде Гөлнара Шәмсиева.

Биектау районы газетасы “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Эльвира Мостафинаның үзен физик күнегүләрнең берсендә сынап карарга теләк белдерүе күңелгә ятышлы, дустанә атмосфераны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Физик күнегүләрне башкаруда катнашканнарның һәркайсы да ГТОның аерымлык билгесе алачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев