Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ришвәтчелек өчен шартларны ничек бетерергә?

2011 нче елда район Советы карары нигезендә "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының коррупциягә каршы муниципаль программасы" расланды. Федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелде. Коррупциягә каршы муниципаль программаның район халкы арасында тормышка ашырыла торган чараларының нәтиҗәлелеген ачыклау өчен эш группасы мониторинг...

2011 нче елда район Советы карары нигезендә "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының коррупциягә каршы муниципаль программасы" расланды. Федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелде.

Коррупциягә каршы муниципаль программаның район халкы арасында тормышка ашырыла торган чараларының нәтиҗәлелеген ачыклау өчен эш группасы мониторинг үткәрде. Ул эшче яшь-ләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр арасында район башлыгы гражданнарны кабул иткәндә, авыл җирлекләрендәге халык җыеннарында уздырылды. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.

"Коррупция сүзен сез ничек аңлыйсыз?" дигән сорауга җаваплар:

ришвәтчелек - 31%;

вазифадан шәхси максатларда файдалану - 31%;

откат - 23%;

янап, куркытып акча алулар - 15%;

бүләкләр бирү - 4%.

"Вазифалы кешегә бирелгән нинди бүләк-ләрне ришвәт дип атарга була?" дигән сорауга җаваплар:

акча - 40%;

автомобиль - 30%;

хезмәт күрсәтү - 20%;

бүләк сертификаты - 10%.

"Райондагы эшчәнлекнең кайсы юнәлешләрендә ришвәтчелек аеруча күп?":

торак бүлү секторы хезмәткәрләре - 21%;

җир һәм мөлкәт мөнә-сәбәтләре палатасы хезмәткәрләре - 11%;

сәламәтлек саклау хез-мәткәрләре - 11%;

төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге хезмәткәрләре - 11%;

Реклама

оештыру бүлеге хезмәткәрләре - 1,

башкарма комитет хезмәткәрләре - 1,

башкалар - 2%.

Җавап бирмәүчеләр - 40%.

"Сезнең фикерегезчә, коррупциянең сәбәпләре нидә?"

- чиновниклар, аларның керемнәре һәм чыгымнарына тиешле дәрәҗәдә җитди контроль булмау - 35%;

җәмәгать контроле булмау - 19%;

коррупция фактлары өчен җәзаның тиешле дәрә-җәдә каты булмавы - 19%;

бюджет өлкәсендә эш-ләүчеләрнең хезмәт хакы түбән булу - 16%;

милли традицияләр, менталитет - 10%.

Тикшерүләр уздыру коррупциянең гомуми күренешен аңларга, аның сәбәпләрен һәм шартларын анализларга, моңа карата җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә, коррупциягә каршы кисәтү чараларын эшләргә мөмкинлек бирде.

Районда коррупциягә кагылышлы хәлнең асылда нинди булуы һәм әлеге проблемага каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча күрелә торган чаралар турында халыкка хәбәр итеп тору, коррупциягә каршы тору өчен шартлар тудыру һәм аңа кагылышлы хокук тәртибе бозуларга юл куймау, җирле үзидарә органнарының гражданнар җәмгыяте белән үзара килешеп эшләвенең нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән хокукый, белем бирү һәм тәрбия чараларын эзлекле куллану, муниципаль вазифалар башкаручылар һәм муниципаль хезмәткәр-ләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү коррупциягә каршы торуда алда әйтелгән проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы программаны тормышка ашыру барышында район бюджетыннан кайбер чараларга: коррупциягә каршы юнәлтелгән реклама продукциясен әзерләүгә, "Намуслы булу заманча һәм дәрәҗәле!" («Честным быть - модно и престижно») девизы белән коррупциягә каршы фикерләүләрне үс-терүгә юнәлтелгән яшьләр акцияләре уздыруга, районның белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ел саен сочинениеләр конкурсы оештыруга район бюджетыннан акча бирүне уңай яктан билгеләп үтте.

Эш группасы район программасы чараларын тормышка ашыргандагы тискәре якларны анализлады һәм Программаның яңа проекты эшләнде. Аны әзерләгәндә закондагы үзгәрешләр исәпкә алынды.

Программа проекты Биектау муниципаль районының "Коррупциягә каршы тору" дигән рәсми сайтында бирелә.

itbu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X