Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ринат Сибагатуллин - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ринат Сибагатуллин. Ринат исеменең тамырлары латын теленә килеп тоташа. Тәрҗемә иткәндә "яңадан туган" мәгънәсенә ия. Андый исемне йөртүче кеше гадел, тәртипле, үзенең файдасы...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ринат Сибагатуллин.

Ринат исеменең тамырлары латын теленә килеп тоташа. Тәрҗемә иткәндә "яңадан туган" мәгънәсенә ия. Андый исемне йөртүче кеше гадел, тәртипле, үзенең файдасы өчени дип калган кешеләргә хыянәт итмәчәк.

Ринатның "Вконтакте"дагы рәсми битендә бик күп кенә кызыклы сүзләр язылган. Мисал өчен аның "дивар"ында Михаил Булгаковның "Мастер и Маргарита" әсәреннән өзек тәкъдим ителгән: "Мыскыл итү, хурлау яхшы эш өчен иң зур бүләк ", - дип язылган. Әлеге цитата аның хезмәт яратуы, тәртиплелеге һәм юморны бик якын итүе белән бәйле. Ринатның әлеге холкын башка цитата белән дә әйтеп була: "Кем күбрәк эшләргә сәләтле, кемнең күбрәк мөмкинлекләре бар, алардан сорау да күбрәк ". Кешегә үз теләгәннәренә ирешергә кирәк. Һәрбер эш - яшәү өчен көрәшү. Районыбыз башлыгы Рөстәм Галиулла улының сүзләре белән әйтсәк: "Көрәштән башка җиңү юк".

Шулай да "Вконтакте"дагы иң мөһим сүзләрнең берсе итеп Омар Хайамның "Әгәр дә балаларың нинди дә булса уңышларга ирешә икән, бу үзең ирешкән уңышлардан да өстенрәк", - дип язган сүзләрен атарга була.

Сезгә һәртөрле башлангычыгызда уңышлар телибез. Хыялларыгыз тормышка ашсын, ә балаларыгызның барыр юллары сезнекеннән дә күбрәк яхшы яңалыкларга бай булсын!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев