Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов: “Районның мөмкинлекләре зур”

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов узган атнада Биектау районында булды һәм хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Район буйлап сәяхәтендә аның белән бергә премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә йөрде. Республика лидеры урып-җыю...

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов узган атнада Биектау районында булды һәм хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Район буйлап сәяхәтендә аның белән бергә премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә йөрде. Республика лидеры урып-җыю барышына "Правда", "Татмелиорация-Агро", "Битаман", "Әсән" ширкәтләре һәм "Высокогорская" агрофирмасы басуларын самолетта барганда югарыдан карап бәяләде.

Белешмә

Быел районда бөртеклеләр 31561 гектар били. Урып-җыюда 65 комбайн эшли. Уртача уңыш чыгышы гектардан 22,0 центнер тәшкил итә. 3 нче августка барлык мәй-данның 20 проценты суктырылды.

Рөстәм Нургали улы белән Марат Гот улы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи-тәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән көзге арыш суктыру тәмамланып килгән "Высокогорская" агрофирмасы басуында очраштылар.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең барышы, авыл хуҗалыгы тармаклары үсеше турында сөй-ләде. Республика лидеры комбайнчылардан эш шартлары турында сораштырды. Районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек, бу хуҗалыкта да урып-җыюда эшләүче механизаторларны өч тапкыр ашаталар, урак алдынгыларына акчалата премияләр бирелә.

Район башлыгы урып-җыю эшләренең бердәм баруын һәм уракны август азагына төгәлләү күздә тотылуын билгеләп үтте. Рөстәм Галиулла улы районда Президент программаларын тормышка ашыру эшенең ничек оештырылуы турында да сөйләде. 5 елда районда 765 фатирлы 16 торак йорт, 8 фельдшер-акушерлык пунк-ты төзелде, 9 авылга машина юллары салынды. 4 яңа мәдәният йорты, Боз сарае, Җиңү паркы төзелде, Геройлар аллеясы барлыкка килде. Мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл бизнесының, хуҗалык итүнең кече формаларының ничек үсүе белән кызыксынды.
Фермер Ленар Латыйпов, авыл эшмәкәрләренә төрле яклап ярдәм күр-сәткәннәре өчен, республика лидеры һәм район башлыгына рәхмәт белдерде.

Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов авылда торакның кызурак темпта төзелә башлавы турында сөйләде һәм дәрәҗәле кунакларны тиздән булачак өй туена чакырды.

- Биектау районының көче дә, мөмкинлекләре дә зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Район күп күрсәткечләр буенча республика лидерларының берсе. Үзгәрешләр күз алдында. Күп социаль проектлар тормышка ашырыла, зур инвесторлар килә. Бизнесны тагын да активрак үстерергә, Казанның якында гына булуыннан - көн-дәшлектәге өстенлектән тулырак файдаланырга кирәк. Район аша тоташтыручы (кольцевая) юл уза. Бу эшмәкәрлек өчен зур мөмкинлекләр ача.

Һава шартларының катлаулы булуына карамастан, район игенчеләре бөртеклеләрдән, азык һәм техник культуралардан - барысыннан да әйбәт уңыш үстерделәр.

Республикадан килгән абруйлы кунаклар очрашкан урында районда игелә торган культура үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган иде. Үр-нәкләрнең һәркайсы игътибарны җәлеп итәрлек: көзге арыш, сабан бодае-ның эре-эре тук башаклары, шулай ук борчак, люцерна, бәрәңге, кишер, кәбестә зурлыклары һәм үзгә бер төрле формада булулары белән шаккатыралар. Өч метрлы кукуруз һәм безнең район хуҗалыклары басуларында үстерелгән судан үләне әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Хәзер исә иң мөһиме - шушы муллыкны югалтуларсыз җыеп алу. Республика лидеры, райондагы урып-җыю барышына уңай бәя биреп, Биектауның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен эш темпларын киметмәскә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев