Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Биектау районы аграрийлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Биектау районында булды. Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә ул районда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. "Высокогорская" агрофирмасы басуларының берсендә республика башлыгы хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Биектау районы башлыгы Рөстәм...

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Биектау районында булды.

Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә ул районда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. "Высокогорская" агрофирмасы басуларының берсендә республика башлыгы хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең ничек баруы, авыл хуҗалыгы тармакларының үсеше турында сөйләде.

Биектау игенчеләренә быел бөртеклеләрне 31561 гектар мәйданнан җыеп алырга кирәк булачак. Җәйнең корылыклы килүенә дә карамастан, игенчеләр шактый мул уңыш үстерә алдылар. Моны басуда комбайнчылар белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте. Ул шулай ук авыл бизнесының, фермер хуҗалыкларын үстерүнең мөһимлеген, шәһәр яны районы буларак, Биектау районының көндәшлектәге өстенлекләрен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев