Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Репостлар бәйгесе җиңүчесе "Корстон"да боулинг уйнаячак

Декабрь ае уртасында "Биектау" медиахолдингы үзенең "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә репостлар бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс Казанның "Корстон" үзәге белән берлектә уздырылды. Аның кагыйдәләре буенча, безнең рәсми төркемебездә теркәлергә, үз стенаңа репост ясарга һәм синең дусларың ким дигәндә 6 репост ясарга тиеш иде. Җиңүче 22 нче декабрь көнне билгеләнде....

Декабрь ае уртасында "Биектау" медиахолдингы үзенең "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә репостлар бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс Казанның "Корстон" үзәге белән берлектә уздырылды.

Аның кагыйдәләре буенча, безнең рәсми төркемебездә теркәлергә, үз стенаңа репост ясарга һәм синең дусларың ким дигәндә 6 репост ясарга тиеш иде.

Җиңүче 22 нче декабрь көнне билгеләнде. Һәм бәйгенең барлык таләпләрен дә үтәгәннәр арасында, Зәринә Шәрипова җиңүче булып танылды.

Җиңүчене "Биектау" медиахолдингы директоры Эльвира Мостафина котлады һәм ул җиңүчене "Корстон"да боулинг уйнау мөмкинлеге бирә торган сертификат белән бүләкләде.

Зәринәне чын күңелдән котлыйбыз!

"Вконтакте"дагы рәсми төркемебезгә теркәлегез һәм бүләкләр отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев