Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ренат Гибадуллин: “Һәркем тимерче була ала, ә менә тимерче-рәссам булу күпкә катлаулы”

Биектау районында урнашкан төзелеш материаллары җитештерү компаниясе быел да Мәскәүдә «МеталлЭкспо 2021» халыкара күләмдә узган күргәзмәдә җиңү яулап кайтты.

Компания беренче тапкыр мондый дәрәҗәдәге күргәзмәдә моннан ике ел элек катнашкан иде. 2019 елда шул ук күргәзмәдә «Тимерчелек сәнгате» номинациясе буенча компания алтын медальгә лаек булган иде. Быелгы күргәзмәдә төзелеш материаллары җитештерү компаниясе Казан федераль университеты һәм юридик институт янына урнаштырылган «Торналар» һәйкәле белән катнашты.

Компания Биектау районы Яшь Көч авылы җирлегендә оештырылган иде. Аның җитәкчелеге кадрлар сайлап алуга бик җитди карады. Тимерчелек борынгыдан, ата-бабаларыбыздан калган һөнәр. Элек тимерчеләр дөнья көтәр өчен кирәк булган бөтен эш коралларын гади чүкеч, тоткыч, сандал, күмер ярдәмендә тимерчелектә эшләгән. Югары ювелир осталык таләп итә торган мондый вак эшкә талантлы кешеләр генә алына. Останың авылдан чыгып, үз эшләнмәләре белән туган җире халкын сөендереп яшәве бигрәк тә мөһим. Биредә һәр тимерче үз эшенең остасы. Коллектив дус, тату, бер-берсенә ярдәмләшеп эшли. Шундый осталарның берсе - газ һәм электр ярдәмендә эретеп ябыштыручы Ибраһим Камалов. Ул тимер сәнгате белән 16 ел шөгыльләнә. Ә тимерчелеккә килгәненә 30 ел вакыт узып киткән. Бүген ул үзенең тормышын тимердән башка күз алдына да китерә алмый. Чөнки аның кулыннан төшкән сәнгать әсәрләре тирә-яктагыларны гына түгел, бөтен республика халкын сокландыра, күзләрен иркәли, күңел җылысы бирә.

“Нинди дә булса һөнәрне үзләштерү өчен теләк кенә аз, - ди Ибраһим Камалов. - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант та булырга тиеш. Аннан башка берни майтарып булмый. Менә мин үзем гармунда уйнарга телим. Әмма булдыра алмыйм. Аның өчен гармунчы булып туарга кирәк. Тимерчелек эшенә дә хәзер техникумнарда, училищеларда өйрәтәләр. Алар да үз белдегеннән өйрәнгән остадан калышырга мөмкин. Ә мине бу эшкә беркем өйрәтмәде. Үзем тартылдым, үзлегемнән өйрәндем. Кызганыч, бүгенге яшьләр тимерчелек эшенә килергә атлыгып тормый”.

Компания директоры Ренат Гибадуллин кебек нәфис чүкү эшенең бар нечкәлекләрен аңлап, тимерче хезмәтен бәяләп, борынгыдан калган шөгыльне заман технологияләрен кулланып дәвам итүчеләр булганда, тимерчелек эше дә яшәр әле. Халыкара күргәзмәдә мәртәбәле бүләкләр алуга ирешкән коллективы белән директор үзе дә горурлана. Катлаулы конструкцияләрне бары тик киңәшләшеп, бер-береңә ярдәм итеп, бер-береңнең киңәшләрен тотып эшләгәндә генә башкарып чыгып була.

“Мин үз коллективыма үземә ышанган кебек ышанам, - ди «Биектау-сервис» директоры Ренат Гибадуллин. - Тимер кадәр тимерне буйсындырган оста ир-егетләр эшли минем коллективта. Алар минем башта туган матур идеяләрне тормышка ашыралар. Халыкара күргәзмәләрдә алтын бүләккә лаек булган күмәк эшләр булдыру өчен тапкырлык һәм талант кирәк. Һәр кеше дә тимерче була ала, ә менә тимерче-рәссам булу күпкә катлаулы. Минем егетләр барысы да югары осталыкка ия”.

Реклама

Компания директорының идеяләре иң элек кәгазьгә төшерелгән рәсемнәр формасын ала. Соңыннан ул макетларга күчә һәм тимерченең кайнар сулышы белән чын сәнгать әсәренә әверелә.

Компаниянең халыкара күргәзмәләрдә катнашу идеясен Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды һәрвакыт хуплап тора. Фонд катнашу өчен киткән чыгымнарны да өлешчә каплый. Ә күргәзмәләр - ул, иң беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Анда үзеңне күрсәтү мөмкинлеге зур, башкалар эшен дә күңел түреңә аласың.

Төзелеш материаллары җитештерү компаниясендә тимердән коеп эшләнгән сәнгать әсәрләре республиканың күп кенә районнарында, шәһәрләрендә урнаштырылган. Компания «Безнең ишегалды», «Уңайлы мохит» кебек республика программаларын тормышка ашыруда, паркларны төзекләндерүдә катнаша. Биектау районындагы Зәңгәр күлләр каскадын да әлеге компания төзекләндерде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев