Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Референдумны бәйрәмгә әйләндергәннәр (ФОТО)

20 ноябрь үзара салым буенча узган референдумны Чыпчык авылында чын бәйрәмгә әйләндергәннәр. Тавыш бирер өчен килгән авыл халкы авыл мәдәниятендә оештырылган "Яхшылык бүләк ит!" дип аталган концерт та карый алган. Тамашада авылның иҗат коллективлары, аерым җырчылар чыгыш ясаган, хореографик коллективлар да катнашкан. Чыпчык мәдәният йорты директоры Галина Логанина сүзләренә караганда,...

20 ноябрь үзара салым буенча узган референдумны Чыпчык авылында чын бәйрәмгә әйләндергәннәр.

Тавыш бирер өчен килгән авыл халкы авыл мәдәниятендә оештырылган "Яхшылык бүләк ит!" дип аталган концерт та карый алган. Тамашада авылның иҗат коллективлары, аерым җырчылар чыгыш ясаган, хореографик коллективлар да катнашкан.

Чыпчык мәдәният йорты директоры Галина Логанина сүзләренә караганда, авылда төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, чувашлар, әрмәннәр һ.б. дус һәм тату яшиләр. Бәйрәмнәрдә дә төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен күрсәтергә тырышалар икән.

Сүз уңаеннан, Чыпчык авыл җирлегендә реферндумга 51,98% халык килде, шуларның 99,22% "әйе" позициясендә җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев