Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәрчак ярдәм итә

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди безнең халык. Ул рәхмәтне ишетү өчен кемдер гомере буе тырышып эшли, ә кемдер нинди дә булса күркәм, изге гамәл кыла. Безнең авылда үзенең матур гамәлләре белән аерылып торган, тормышын халыкка багышлаган кешеләр аз түгел. Шулар арасында Идрисов Рәис Хафиз улын аерым билгеләп үтәсем килә....

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди безнең халык. Ул рәхмәтне ишетү өчен кемдер гомере буе тырышып эшли, ә кемдер нинди дә булса күркәм, изге гамәл кыла.

Безнең авылда үзенең матур гамәлләре белән аерылып торган, тормышын халыкка багышлаган кешеләр аз түгел. Шулар арасында Идрисов Рәис Хафиз улын аерым билгеләп үтәсем килә.

Казаклар авыл җирлеге табигатьнең матур урынында урнашкан. Биредә яшәү, тормыш итү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Әмма авылның шәһәрдән еракта урнашкан булуы кайбер уңайсызлыклар тудыра. Теләгән вакытта театрга, кинога, зур-зур кибетләргә кием-салым алырга бару кыенлаша. Бигрәк тә машинасы булмаган, яше инде илледән узган кешеләр өчен бу төп проблема булып тора.Ә менә берничә көн элек авылдашыбыз Рәис Хафиз улы Казаклар авылы халкына шәһәргә барып кайтырга зур мөмкинлек бирде. Аның ярдәме белән авылда яшәүче барлык теләгән кеше әле яңа гына ачылган "БИГ-ЗУР" дигән сәүдә комплексына барды. Иртән Казаннан зур автобус килеп, авыл халкын алып китте. Рәис Хафиз улы безне озатып калды. Автобуста бик иркен, тыныч һәм рәхәт иде. Шофер Владимир Михайлович Журавлев җайлап кына алып барды. Без аңа бик рәхмәтле.

Яңа кибет бик зур, чиста, җылы, якты. Ашап алу өчен буфеты да бар. Сәүдә үзәгендә өч сәгать йөрдек. Кием-салым күп, бәяләре дә авыл кешесе өчен менә дигән! Сатучылары да бик ягымлы, игътибарлы. Һәркем җаны теләгән әйберне алды, бу сәяхәттән барыбыз да канәгать калдык. Безгә шундый мөмкинлек биргән өчен Рәис Хафиз улына һәм "БИГ-ЗУР" сәүдә-комплексы администрациясенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләрендә һәм киләчәк тормышларында уңышлар телибез. Эшләгән яхшылыклары үзләренә әй-ләнеп кайтсын, тормышлары гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев