Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның яшь хоккейчылары

Районда хоккейга зур игътибар бирелә. Бозда йөрергә һәм аннан югары тизлектә шуарга яратучылар өчен барлык шартлар тудырылган. "Биектау" Боз сарае эшли башлаганга быел 3 ел булды. Шушындый кыска гына вакыт эчендә күзгә күренерлек нәтиҗәләргә дә ирешелде. Биектау районының хоккей командалары 5 яшь төркемендә төрле ярышларда катнашалар. Хоккейчыларыбыз, әле яшь булуларына...

Районда хоккейга зур игътибар бирелә. Бозда йөрергә һәм аннан югары тизлектә шуарга яратучылар өчен барлык шартлар тудырылган.

"Биектау" Боз сарае эшли башлаганга быел 3 ел булды. Шушындый кыска гына вакыт эчендә күзгә күренерлек нәтиҗәләргә дә ирешелде. Биектау районының хоккей командалары 5 яшь төркемендә төрле ярышларда катнашалар. Хоккейчыларыбыз, әле яшь булуларына карамастан, бозда республиканың гына түгел, хәтта Россиянең шөһрәт казанган командалары белән көч сынашалар һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.

Агымдагы сезонда 2004 һәм 2006 нчы елларда туганнар Татарстан Беренчелегендә арадаш 1 нче урынны алдылар. "Биектау-2005" командасы да Идел буе төбәгенең Россия Беренчелегендә, Россия Федерациясенең зур шәһәрләреннән килгән хоккейчылардан калышмыйча, лаеклы чыгыш ясый.

2004 һәм 2005 нче елгылар командасы 2015-2016 нчы елгы сезонда Казан шәһәре Беренчелегендә 1 нче урынны, "Биектау-2007"дә мактаулы 3 нче урынны алдылар.

2017 елның 5-7 гыйнварында "Биектау" Боз сараенда 2008 елгылар командалары арасында ТР хоккей Федерациясе призына турнир узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев