Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның спорт яңалыклары һәм булачак спорт чаралары

Болгар шәһәрендә мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кече шәһәрләр һәм районнар Кубогына ярышлар узды. Ярышларда 20 команда катнашты. Алар арасында Биектаудан «Эверест» командасы да бар иде. Биектау командасы составында яшь футболчылар чыгыш ясады: Айдар Гәабдрәкипов, Идрис Мортазин, Даниил Степановлар. Җирәбә буенча безнең команда иң көчлеләр белән уйнарга тиеш булды. Байлар Сабасыннан...

Болгар шәһәрендә мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кече шәһәрләр һәм районнар Кубогына ярышлар узды.
Ярышларда 20 команда катнашты. Алар арасында Биектаудан «Эверест» командасы да бар иде. Биектау командасы составында яшь футболчылар чыгыш ясады: Айдар Гәабдрәкипов, Идрис Мортазин, Даниил Степановлар. Җирәбә буенча безнең команда иң көчлеләр белән уйнарга тиеш булды. Байлар Сабасыннан «Яшьлек», Уруссудан «Апсалямов»), Нурлаттан «АТП» командалары шундыйлардан. Безнең яшь футболчылар өчен мондый ярышлар беренче "чирканчык" алу кебек булды.
Казанда хоккей буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. «Биектау-2005» командасы «Авиатор» белән уйнады. Беренче көнне безнең хоккейчылар 5:4 исәбе белән җиңелгән иде. Икече уенда биектаулылар 5:3 исәбе белән җиңү яулады.
Хоккей буенча Татарстан беренчелегенә узган ярышларда «Биектау-2004» командасы «Пестрецы» командасын 6:1 исәбе белән тар-мар итте.
Хоккей буенча Татарстан беренчелегендә «Биектау-2006» хоккей командасы Буаның «Арктика» командасы белән уйнады. Уен бик кыен шартларда барды. Шуңа да карамастан безнең команда 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште.
4 февраль көнне Юдино тимер юлчылар бистәсенең «Локомотив» стадионында 50-нче юбилей Казан чаңгы марафоны үтте. Анда Россиянең бик күп төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 700 чаңгычы катнашты. Биектау егете Александр Гамов 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында 5 километрга ярышта 3-нче урынны алды.
9 - 11 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә милли көрәш буенча герой шагыйрь Муса Җәлил призына "Ватаным Татарстан" газетасы оештырган ярышлар үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 11 февральдә «Биектау» стадионында "Татарстан чаңгы юллары - 2017" күмәк ярышлары уздырыла. Бу ярышларда ГТО нормаларын да тапшырып булачак. Теләгән һәркемне чаңгы ярышларына чакырып калабыз. ГТО нормасын тапшырырга теләгән оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләренә үз хезмәткәрләрен gto.ru сайтында теркәү узуларын тәэмин итәргә һәм аларның оештыру комитетына күмәк гариза тапшыруларын үтенәбез. Ярышларда катнашучы һәркем бушлай пылау һәм кайнар чәй белән сыйлана ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев