Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның җәмәгать тәрбиячеләре семинар-утырышка җыелды (ФОТО)

Бүген Биектау районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында җәмәгать тәрбиячеләренең семинар-утырышы узды. Утырыш быелга соңгы мәртәбә уздырылды. Утырыш барышында җәмәгать тәрбиячеләре үзләренең эшләре турында сөйләделәр, тәрбиягә начар бирелә торган яшүсмерләр белән эшләү алымнарын атап киттеләр. Уздырылган программа нигезендә, тәрбиягә начар бирелә торган 71 балигъ булмаган бала исәптән төшерелгән. Хәзерге вакытта районда...

Бүген Биектау районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында җәмәгать тәрбиячеләренең семинар-утырышы узды. Утырыш быелга соңгы мәртәбә уздырылды.

Утырыш барышында җәмәгать тәрбиячеләре үзләренең эшләре турында сөйләделәр, тәрбиягә начар бирелә торган яшүсмерләр белән эшләү алымнарын атап киттеләр. Уздырылган программа нигезендә, тәрбиягә начар бирелә торган 71 балигъ булмаган бала исәптән төшерелгән.

Хәзерге вакытта районда 24 җәмәгать тәрбиячесе эшли. Алар үсмерләрнең тәртипләрен тикшреү, начар гадәтләрдән читләштерү, мәктәптә, урамда, эштә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату буеннча эшләр алып баралар.

Җәмәгать тәрбиячеләре кармагында хәзерге вакытта 29 үсмер исәпләнә.

Утырыш азагында, яңа җәмәгать тәрбиячеләре җыю турында да сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев