Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе "Терлекчеләрдә кунакта" бәйрәмендә төп призга ия булган

Бүген Казанның Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәме булды. «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәменә килүчеләр, олылар һәм балалар өчен оештырылган мавыктыргыч уенннарда, ярышларда, конкурсларда катнашып, төрле кыйммәтле бүләкләр оту бәхетенә ирешә алалар, пылау, шашлык, уха, милли камыр ризыкларыннан авыз итә алдылар. Чара барышында шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсе булды, атта, дөядә...

Бүген Казанның Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәме булды.
«Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәменә килүчеләр, олылар һәм балалар өчен оештырылган мавыктыргыч уенннарда, ярышларда, конкурсларда катнашып, төрле кыйммәтле бүләкләр оту бәхетенә ирешә алалар, пылау, шашлык, уха, милли камыр ризыкларыннан авыз итә алдылар.
Чара барышында шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсе булды, атта, дөядә атланып йөрүләр, этләр җигелешендә чабулар оештырылды.
Бәйрәмдәге иң кызыклы чараларның берсе - призлар уйнату, билетлар кунакларга бушлай таратылды. Төп приз - бозау иде. Әлеге приз Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһановага чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев