Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның авыл җирлекләрендә Сабантуйлар узды (+ВИДЕО)

Сабан туе татар халкына гына хас барлык үзенчәлекләрне тулысы белән чагылдыра торган бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Үз хәбәрчебез шундый тантаналарның берсендә - Чыпчык авыл җирлегендә булды. Капчык киеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, милли көрәш, армрестлинг, җырлар-биюләр - боларның барысы да Сабантуй дип аталган күңелгә ятышлы бәйрәм аша буыннан буынга күчә бара....

Сабан туе татар халкына гына хас барлык үзенчәлекләрне тулысы белән чагылдыра торган бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Үз хәбәрчебез шундый тантаналарның берсендә - Чыпчык авыл җирлегендә
булды.
Капчык киеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, милли көрәш, армрестлинг, җырлар-биюләр - боларның барысы да Сабантуй дип аталган күңелгә ятышлы бәйрәм аша буыннан буынга күчә бара. Язгы кыр эшләре тәмамлануны барлык заманнарда да киң колач белән бәйрәм иткәннәр. Чыпчык авылы кешеләрен Биектау районы Башлыгы исеменнән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе Эльвира Мостафина котлады.
- Сабан бәйрәме күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләрне, йолаларны кадерләп саклап һәм камилләштерә барып, үзендә халкыбызның иң гүзәл сыйфатларын: эшчәнлекне, тырышлыкны, җиңүгә омтылышны гәүдәләндергән, - диде Эльвира Мостафина.
Җиңүгә омтылыш биектаулыларның канына сеңгән сыйфат инде ул. Катыклы савыт янына килергә теләүчеләрне көннең сүрән булуы да, битләрен пычрату куркынычы да туктатмады. Менә шушы чын авыл ризыгыннан тәңкәне эзләп табарга кирәк иде. Таптылар һәм моңа куануларын да яшермәделәр.
- Искиткеч. Катыгы бигрәкләр дә шәп! - дип шатлануын белдерде уенда катнашучы Илназ Мәүлетов.
Сабан туеның йөзек кашы, әлбәттә инде, милли көрәш. Анда катнашырга теләүчеләр гадәттә күп була. Иң мөһиме - аның алымнарын белү. Әхәт Җиһаншин көрәш техникасын бер елда үзләштергән. Хәзер исә 9-14 яшьлекләр арасында беренче булды. Кайчан да булса ул абсолют батыр калыр һәм аның да җилкәсенә Сабан туеның төп бүләге - тәкә салыныр. Бу юлы бүләк итеп бирелгән велосипед та үсмер өчен шактый зур бүләк.
- Андый көндәшләр белән көрәшүе кыен булды. 1 нче урынны алуыма мин бик шат. Әле минем Сабан туенда беренче генә тапкыр көрәшүем бит, - диде хисләрен яшермичә Әхәт.
Үз авырлыгында тагын бер чемпион - Булат Фәхриев. Көндәшен күтәреп кабыргасына салу, билгеле булганча, чиста җиңү дип атала.
- Сабан туе - эшкә йомгак ясау бәйрәме. Бер ел үз өстеңдә эшләүнең бүген нәтиҗәсе күренә. Менә хәзер бүләкләремне җыям, дисәң дә була, - диде Булат.
Көрәшнең башка төрләре дә булды. Армрестлинг күптәннән инде Сабантуй программасында үз урынын тапты. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, биредә хатын-кызлар арасында да үз фаворитлары булды. Мәсәлән, Альбина Гайсина. Ул, быелгы авыл уеннарында катнашып, спортның әлеге төрендә Татарстан Республикасы чемпионы дигән исемне яулады.
- Иң мөһиме - җиңүгә омтылу. Башкасы һичшиксез булачак. Минем алда әле миннән шактыйга зуррак көндәшләр дә булганы бар. Куелган максатка ирешергә үз-үзеңә ышану гына ярдәм итә, - дип үз фикерләре белән уртаклашты ярыш лидеры Альбина Гайсина.
Биектаулылар үз алларына зур максатлар куялар. Авыл җирлекләрендә Сабан туйлары шаулап-гөрләп узды. Әмма әле төп вакыйга алда. Район күләмендәге сабан бәйрәме бөтенләй яңача уздырылачак. Оештыручылар халыкны ниләр белән гаҗәпкә калдырырлар, монысын 22 нче июльдә күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев