Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның иң яхшы батырлары

“Биектау” спорт комплексында милли көрәш буенча Биектау районы Башлыгы Кубогына ярышлар узды. Көрәшнең иң кискен мизгелләре, җиңүчеләр һәм катнашучыларның хисләре спортчылар өчен дулкынланып торган җанатарларны сөендерерлек булды.

Биектау районы Башлыгы Кубогына ел да уздырыла торган турнирны Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үзе ачты. Рөстәм Галиуллович җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аннары көч сынашуда катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләргә “Везунчик” бию театры артистлары чыкты, алар бәйгегә килүчеләрне бик матур һәм истә калырлык чыгышлары белән шатландырдылар. Күп тә үтмәде, ярышлар башланып та китте. “Биектау” спорт комплексына турнирга бөтен районнан көрәш яратучылар җыелган иде. Республика ярышларында Биектау намусын яклау максаты белән районның җыелма командасы составына керү хокукын яулау өчен 102 кеше көч сынашты.

- Февраль, мартта Татарстан Республикасы Беренчелеге булачак. Әлеге ярышларда чемпион титулын яулаган батырлар барысы да республика ярышларында катнашачак һәм Биектау районы намусын яклаячак, - дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Динар Зиннәтуллин.

Турнир укучылар арасында өч яшь төркемендә һәм 9 үлчәү категориясендә үткәрелде. Команда составындагылар үз көрәшчеләренә көч биреп, рухландырып тордылар. Шәхси беренчелектән тыш спортчылар үзләренең көрәштә катнашулары белән команданың соңгы нәтиҗәсенә дә өлеш керттеләр. Һәр призлы урын гомумкоманда зачетына очколар алып килде. Команда беренчелегендә җиңүчене тупланган балларның гомуми санына карап менә шулай билгеләделәр. Турнирда катнашучылар Биектау районында милли көрәшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

- Биредә барысы да алдан уйлап эшләнгән. Һәм бу бик яхшы. Безнең үзебезнең спорт комплексыбыз бар, без шушында шөгыльләнәбез, күнегүләргә йөрибез, барлык ярышларда катнашабыз, - диде Татарстан Республикасы Чемпионатының к ө м е ш п р и з е р ы А р т у р Мөхәммәдиев.

Ярышлар пьедесталга менеп, медальләр һәм кубоктан тыш күңеленә хуш килгән спорт белән шөгыльләнү өчен махсус форма һәм акчалата призларга ия булучыларга бигрәк тә ошады.

2003-2004 нче елгы үсмерләр арасында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар. 55 килограммлы авырлыкта беренче урында - Нияз Гыймадиев (Ямаширмә). 60 килограммлы авырлыкта беренче урынны Артур Мөхәммәдиев (Биектауның 4 нче мәктәбе) яулады, икенче урында - Адель Фазуллин (Ямаширмә). 65 килограммлы авырлыкта беренче урында Рөстәм Закиров (Мүлмә), икенче урында - Айнур Сафиуллин (Алан-Бәксәр), өченчедә - Владислав Борисов (Алан-Бәксәр). 70 килограммлы авырлыкта беренче урынны Ранил Нигъмәтҗанов (Ямаширмә) яулады, икенчедә - Илсаф Гыймадиев (Ямаширмә), өченчедә - Арсен Мустакимов (Бөреле). 75 килограммлы авырлыкта беренче һәм икенче урыннарны Артур Гыйбадуллин белән Айназ Гыймадиев яулады (икесе дә Ямаширмәдән). 80 килограммлы авырлыкта беренче урынны Марсель Хәсбиуллин (Ямаширмә) яулады, икенчедә - Айдар Вахитов (Шәпше). 85 килограммлы авырлыкта иң яхшысы - Рузиль Шәвәлиев (Мүлмә). 110 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны Әмир Вәлиев (Әлдермеш) алды, икенчедә - Ильмир Ганиев (Ямаширмә).

2 0 0 5 - 2 0 0 6 н ч ы е л г ы үсмерләр арасында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар. 45 килограммлы авырлыкта беренче урынны Илсаф Зарипов (Мүлмә) яулады, икенче урында - Тимур Батршин (Алан-Бәксәр), өченчедә - Айназ Исламов (Ямаширмә). 50 килограммлы авырлыкта беренче урынны Илнар Усманов (Биектауның 1 нче мәктәбе) алды, икенчедә - Булат Ибраев (Шәпше), өченчедә - Кирилл Филиппов (Шәпше). 55 килограммлы авырлыкта беренче урынны Богдан Андреев яулады (Мүлмә), икенчедә - Илназ Хафизов (Мүлмә), өченчедә - Рузаль Науметов. 60 килограммлы авырлыкта беренче урынны Артур Тохтиев (Мүлмә) алды, икенчедә - Солтан Гыйззәтуллин (Чыпчык), өченчедә - Илназ Абдуллин (Ямаширмә). 65 килограммлы авырлыкта беренче урынны Фирзәр Хәйруллин (Ямаширмә) яулады, икенчедә - Радель Нәҗипов (Мүлмә). 70 килограммлы авырлыкта беренче урынны Рузаль Фәйзрахманов (Биектауның 4 нче мәктәбе) яулады, икенчедә - Олег Петрянкин (Дөбьяз), өченчедә - Илья Усатюк (Алан-Бәксәр). 75 килограммлы авырлыкта беренче урынны Марат Гатауллин (Шәпше) алды, икенчедә - Шамил Бәдретдинов (Дөбьяз), өченчедә - Фердинант Гарипов (Суыксу). 100 килограммлы авырлыкта беренче урынны Ильяс Мифтахов (Ямаширмә) яулады, икенчедә - Валерий Фролов (Чернышевка), өченчедә - Салават Садриев (Алан-Бәксәр).

2007-2008 нче елгы үсмерләр арасында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар. 36 килограммлы авырлыкта беренче урынны Ислам Рәхимов (Ямаширмә) яулады, икенчедә - Рәис Бадаев (Бөреле), өченчедә -Илназ Мифтахов (Ямаширмә). 40 килограммлы авырлыкта беренче урынны Тимур Сафиуллин (Алан-Бәксәр) яулады, икенчедә - Илнур Нәҗмиев (Ямаширмә), өченчедә - Илназ Гайнетдинов (Шәпше). 45 килограммлы авырлыкта беренче урынны Ранис Заһидуллин (Ямаширмә) алды, икенчедә - Денис Филиппов (Мүлмә), өченчедә - Линар Шәйдуллин (Мәмдәл). 50 килограммлы авырлыкта беренче урынны Владимир Дербенев (Шәпше) яулады, икенчедә - Ильмир Комлев (Усад), өченчедә - Данил Фәйзиев (Коркачык). 55 килограммлы авырлыкта беренче урынны Зөлфәт Мәхмүтов (Суыксу) яулады, икенчедә - Камил Закиров (Бөреле), өченчедә - Алексей Ткаченко (Дөбьяз). 60 килограммлы авырлыкта беренче урынны Архип Тарасов (Чернышевка) яулады, икенчедә - Гадел Рәхимов (Әлдермеш). 65 килограммлы авырлыкта беренче урынны Даниф Җамалиев (Мәмдәл), икенчедә Артур Галимҗанов (Алан-Бәксәр). 75 килограммлы авырлыкта иң яхшысы Равил Гатауллин (Мүлмә), икенче күрсәткеч Ильяс Хәкимҗановта (Мүлмә).

Көрәш белән шундый шәп егетләрнең шөгыльләнүе бик шатлыклы күренеш. Татарстан Республикасы Беренчелегендә дә биектаулылар, һичшиксез, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр, дип өметләнәбез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев