Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган игелек марафоны узачак

2 декабрь көнне Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия чарасы узачак. Аның максаты гаиләләрендә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү. Бүген Биектау районы башкарма комитеты җитзкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов әлеге чараны оештыру буенча киңәшмә уздырды. Әлеге марафонда барлыгы физик мөмкинлекләре...

2 декабрь көнне Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия чарасы узачак. Аның максаты гаиләләрендә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү.

Бүген Биектау районы башкарма комитеты җитзкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов әлеге чараны оештыру буенча киңәшмә уздырды.
Әлеге марафонда барлыгы физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашачак. Хәзерге вакытта "Биектау ТВ" телерадиокомпаниясе әлеге гаиләләр турында видеороликлар әзерли. Аларны чара вакытында күрсәтәчәкләр.
"Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия чарасында теләгән һәркем катнаша ала. Җыелган акчалар шул ук көнне әлеге 9 гаиләгә бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев