Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда хәйриячеләр марафоны бара

Биектау районында инвалидлар декадасы бара. Шул уңайдан төрле хәйрия чаралары уза. Чираттагысы - ел саен зурлап билгеләп үтелә торган - хәйрия марафоны. Марафон “Йөрәктән - йөрәккә” дип атала һәм сәламәтлекләре, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү максатыннан уздырыла. Быел ул 11 нче тапкыр оештырыла.

Алдагы елларда марафон көнендә район үзәк мәдәният йортына мөмкинлекләре чикләнгән балалар язмышына битараф булмаган кешеләр җыела иде. Чара барышында хәйрия ярминкәсе оештырылып, хәйрия ярдәменә мохтаҗ гаиләләр хөрмәтенә концерт номерлары тәкъдим ителә иде. Марафонда җыелган акчалар ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылып килде.

Быел коронавирус таралу белән бәйле вазгыять мондый матур очрашулар уздырырга мөмкинлек калдырмады. Шул сәбәпле Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәйрия марафонында катнашырга тиешле гаиләләр белән очрашуны онлайн-конференция режимында алып барды.

“Бүгенге катлаулы чорда без моңа кадәр беркайчан булмаганча бердәм булырга тиеш. Хәйрия марафоны ярдәмчел кешеләрне берләштерә торган чара. Хәйриячелек - ул янәшә-тирәбездә яшәүчеләрнең рухи сәламәтлеген күрсәтә торган изге гамәл. Дәүләткә йөкләнгән күп кенә бурычларны, бигрәк тә социаль мәсьәләләрне еш кына менә шундый игелекле кешеләр хәл итәргә сәләтле. Безнең районда кеше язмышлары белән бәйле көнүзәк мәсьәләләрне җае туры килгәндә, мөмкинлек булганда гына түгел, ә эзлекле рәвештә хәл итәрдәй кешеләр байтак. Тиздән балаларның зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Безнең ярдәмгә мохтаҗ булган инвалид балалар бу бәйрәмнән үзләренә могҗиза көтә. Мәрхәмәтле иганәчеләр ярдәме белән без якынлашып килә торган бәйрәмне балаларның иң якты хыялларын тормышка ашырырлык дәрәҗәдә каршыларбыз дип өметләнәм”, - диде район Башлыгы.

“Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафоны декабрь башында ук старт алган иде инде. “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Биектау районы Башкарма комитеты бинасында, Биектау авылының “Биектау” күпфункцияле үзәгендә хәйрия акчалары салу өчен махсус тартмалар урнаштырылды. Акча белән генә түгел, балаларга Кыш бабай бүләкләре, инвалид балалар өчен мөһим булган җиһазлар, киемнәр һәм башка көнкүреш кирәкяраклары белән ярдәм итәргә мөмкин. Район учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр, волонтерлар, район халкы марафонда актив катнашыр дигән өмет бар.

Инвалидлар декадасы тәмамлангач, “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре марафон барышында җыелган хәйрия акчаларын һәм башка кирәк-яракларны быелгы марафонда катнашкан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә таратачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев