Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда чәчүнең иң кызган чоры

2021 нче ел табигатьтәге үзгәрешләре белән гаҗәпләндерүен дәвам иттерә, башта - бетмәс-төкәнмәс булып тоелган кыш, аннары - эссе яз. Әмма районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көтелмәгән күренешләргә ияләнеп беткәннәр, чөнки бер генә ел да нәкъ алдагысы кебек үк булмый.

Бу юлы б ез “Сов атех ” хуҗалыгына бардык. Биредә бөртеклеләр - сабан бодае белән арпа чәчелгән дә инде. Рапс чәчү дә нигездә төгәлләнеп килә һәм хәзерге вакытта хуҗалыкта бәрәңге утырталар.

- Бәрәңгене 220 гектар мәйданда утыртырбыз, дип планлаштырдык. Бүгенге көндә аның 20 гектары утыртылган инде. Тулы куәттә ике агрегат белән эшлибез. Башта техниканы көйләп, эшкә җайлаштырдык, башка зарури эшләр дә каралды. Хәзер исә бәрәңгене көненә кимендә 15 гектарда утыртырга уйлыйбыз, - диде “Соватех” хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин.

Көздән авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1100 гектар уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, шуларның 8 проценты начар кышлаган. Мондый участокларга яңадан сабан культуралары чәчәргә туры килгән.

Белгәнебезчә, кыш җиңелләрдән булмады. Әмма карның соң эрүе безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә файдага булды. Кырларга иртәрәк чыккан районнар белән чагыштырганда Биектау районы бөртеклеләрне дымлы туфракка (7229) чәчә алды, дым җир өслегеннән 5 см тирәнлектә саклана. Көннәр кызу торганлыктан, парга әйләнү бик көчле, шунлыктан эшкәртү һәм чәчү эшләре берьюлы зур мәйданнарны әзерләмичә, баскычлы (киртләчле) алым белән тиз-тиз башкарыла.

“Соватех” хуҗалыгы бер урында таптанмый, үсештә яңа мөмкинлекләр эзләргә тырыша. Узган ел бер чәчү агрегаты алынган булган һәм хәзер эш ике тапкыр тизрәк бара. Шулай ук яңа минераль ашламалар да кулланачаклар.

- Без ашлама җитештерүче “Уралхим” заводы белән килешү төзедек. Быел үзебездә тәҗрибә үткәрергә булдык: уҗым бодаена тәҗрибә басуы бар, без анда әлеге заводта җитештерелә торган яңа төр ашламаларны сынап карыйбыз. Техник культура - рапс буенча да шулай эшлибез, - дип өстәде “Соватех” хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин.

Чәчү районда 14 нче апрельдә башланып киткән иде, кайбер хуҗалыклар аны тәмамладылар да инде. Муниципаль район җитәкчелеге хуҗалык җитәкчеләре алдына бөртеклеләрне чәчүне яңгырлар башланганчы - 22 нче майга кадәр төгәлләү бурычы куйды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев