Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда бөртекле культураларны урып-җыю башланды

Татарстанда һава торышының яхшырып китүе, көннәрнең аяз торуы бөртекле культураларның өлгереп җитүенә һәм башакларның тулылануына уңай йогынты ясады. Шунлыктан авыл хезмәтчәннәре августның беренче көннәрендә үк басуларга чыктылар һәм бөртекле культураларны җыеп алуга керештеләр. Биектау районында урып-җыю 7 нче августта башланды. Комбайннарын басуларга беренчеләрдән булып "Әсән", "Битаман", "Бөреле" һәм "Татарстан" хуҗалыклары...

Татарстанда һава торышының яхшырып китүе, көннәрнең аяз торуы бөртекле культураларның өлгереп җитүенә һәм башакларның тулылануына уңай йогынты ясады. Шунлыктан авыл хезмәтчәннәре августның беренче көннәрендә үк басуларга чыктылар һәм бөртекле культураларны җыеп алуга керештеләр.
Биектау районында урып-җыю 7 нче августта башланды. Комбайннарын басуларга беренчеләрдән булып "Әсән", "Битаман", "Бөреле" һәм "Татарстан" хуҗалыклары чыгарды. Бүгенге көнгә бу хуҗалыкларда 1200 гектарда бөртек суктырылды, шуларның 600 гектарында - арыш, 600 гектарында арпа булды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар барлыгы 6000 гектардан урдырылган. Урдыру буенча "Ватан" һәм "Серп и молот" хуҗалыклары актив эшли.
Атна азагына районның барлык хуҗалыклары да бөртекле культуралар суктыру өчен техниканы басуларга чыгарырга тиеш.
Һава шартлары уңай торса, Биектау аграрийлары урып-җыюны булдыра алганча кыска срокларда тәмамларга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев