Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда аварияләр кайчан “планны арттырып үтәүдән” туктарлар икән?

Узган атна азагында Биектау районы Башкарма комитетының кече залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Радик Рамазанов катнашты. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов уздырды. Төп мәсьәлә Биектау районындагы ЮХИДИ бүлегенең агымдагы елның беренче 2 аендагы эшенә йомгак...

Узган атна азагында Биектау районы Башкарма комитетының кече залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Радик Рамазанов катнашты. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов уздырды.

Төп мәсьәлә Биектау районындагы ЮХИДИ бүлегенең агымдагы елның беренче 2 аендагы эшенә йомгак ясауга кагылышлы булды.

Бүлек начальнигы Раил Әминов әйтүенчә, 2 айда Биектау районында 12 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче төп сәбәпләр: транспорт чарасына исерек хәлдә идарә итү, тизлекне арттыру, каршы хәрәкәт юлына чыгу, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең юлны ярамаган (махсус билгеләнмәгән) урыннан чыгуы. Бу мәсьәләне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көче белән генә хәл итеп булмаячак.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге полиция участковыйларының күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәлелеге безнең категориядәге башка бүлекләр белән чагыштырганда бик түбән, - диде Раил Әминов.

Радик Рамазанов бу күрсәтмә фикерне урынлы дип тапты. Әмма игътибарны саннарга юнәлтте. Ә алар алдамый. Райондагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре билгеле. Аеруча куркыныч участокларда аларны булдырмый калу өчен конкрет гамәлләр юк. Рейдлар регуляр рәвештә уздырыла, тизлекне билгеләгечләр (скоростемер) эшли. Әмма аварияләр "планны арттырып үтиләр". Биектау районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчеләре алдына барлык катлаулы участокларны катгый контрольгә алу һәм хезмәткәрләрнең эшен тәртипкә салу бурычы куелды. Һәр карар язмача расланган булырга тиеш. Башкача булса, бөтен җаваплылык начальник җилкәсенә төшәчәк һәм ул бернәрсә дә эшләмәгән булып күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев