Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда 2016 нчы ел нәтиҗәләре

2016 елда биектаулылар өчен искә алырлык вакыйгалар күп булды. Игътибарыгызга мөһим казанышлар турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итәбез. Авыл хуҗалыгы Районның икътисадта, социаль өлкәдә, авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары халыкның тормыш-көнкүреше яңа дәрәҗәгә күтәрелүен дәлилли торган фактлар булып тора. Узган ел белән чагыштырганда бөртеклеләрдән саллы гына уңыш алынды. Гектарыннан 27,2 ц уңыш...

2016 елда биектаулылар өчен искә алырлык вакыйгалар күп булды. Игътибарыгызга мөһим казанышлар турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итәбез.

Авыл хуҗалыгы
Районның икътисадта, социаль өлкәдә, авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары халыкның тормыш-көнкүреше яңа дәрәҗәгә күтәрелүен дәлилли торган фактлар булып тора.
Узган ел белән чагыштырганда бөртеклеләрдән саллы гына уңыш алынды. Гектарыннан 27,2 ц уңыш алып, без үзебезнең күрсәткечләрнең республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак булуына ирештек. Кукурузны да кертеп исәпләсәк, гомуми уңыш 90 мең тоннага җитте. Яшелчә уңышы да гектарыннан 500 ц. тәшкил итте.
2016 елда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 180 миллион сумлык 41 техника сатып алынды.
Сөт җитештерү тармагы һәр хуҗалык өчен иң мөһим юнәлешләрдән санала. 2016 елның 1 декабренә районда барлыгы 29298,5 т сөт җитештерелде. 2015 ел белән чагыштырганда ул 103% тәшкил итә. Бер сыердан 4883 кг. сөт савыла. Барлыгы 2546 т. ит җитештерелгән.
Районда яңадан-яңа товарлыклы сөтчелек фермалары төзелә. 2016 елда "Әсән" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә 480 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма сафка бастырылды. "Татарстан" агрофермасында 400 баш эре терлеккә исәпләнгән ферма төзелеше ахырына якынлаша, "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 160 баш эре терлеккә һәм 100 баш бозауга исәпләнгән комплекс төзелде, "Битаман" хуҗалыгында 250 баш танага исәпләнгән ферма үзгәртеп корылды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының "Фермаларга һәм сенаж чокырларына капиталь ремонт ясау" программасы кысаларында агымдагы елда 13 ферма, 5 сенаж чокыры, 6 машина-трактор паркына барлыгы 78 млн сумлык капиталь ремонт ясалды.
Мәгариф системасы
Биектау районы 1-нче урта белем бирү мәктәбе республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде (15-нче урын). Шул ук исемлектә Биектауның 3-нче мәктәбе (20-нче урын) һәм 2-нче мәктәбе (28-нче урын), Ямаширмә мәктәбе дә (40-нчы урын) бар.
Талантлы балаларны барлау һәм үстерү максатыннан районда олимпиада хәрәкәте киң җәелдерелгән. 2016 елда Дөбьяз урта мәктәбеннән Алия Таҗиева тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Алия Россия Федерациясе Президенты премиясенә дә ия булды. Киләсе елда да талантлы балаларны үстерү өстендә эшләр дәвам итәчәк.
Спорт
2016 елда районның спорт тормышы бик актив рәвештә барды. «Эверест» футбол командасы үзенең җанатарларын бик күп җиңүләр белән шатландырды. Быел уеннар яңа стадионда барды. Команда Россиянең кече шәһәрләре арасында Федерация кубогына ия булды, мини-футбол буенча Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Футболчылар, шулай ук, мини-футбол буенча авыл районнары арасында узган ярышларда да чемпион исемен алды. Футбол командасы Татарстан беренчелегенә узган ярышларның беренче лигасында турнир таблицасының 5-нче баскычына менде.
Район спорт тормышында милли көрәш аерым бер урынны алып тора. 21-нче шәхси-команда республика ярышларындагы келәмдә безнең көрәшчеләр 2-нче урынны алды. Илдар Аббасов, Нәфис Миннебаев кебек көрәшчеләр даны республикага билгеле. Татарстан чемпионатында 60 кг. үлчәү авырлыгында Нәфис Миннебаев пъедесталның беренче баскычына күтәрелде. 65 килограмм үлчәү авырлыгында Искәндәр Мортазин көмеш медаль алды. Билбау көрәше буенча Чаллыда узган Бөтендөнья ярышларында Илдар Аббасов бронза медальгә лаек булды.
Яшь көрәшчеләр дә сөендерә. 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына уздырылган ярышларда безнең команда 3-нче урынга лаек булды. Республиканың гомуми рейтингы буенча Биектау көрәшчеләре 4-нче урында бара.
Хоккей мәктәбе дә актив үсеш чорын кичерә. Яшь хоккейчылар Татарстан командалары белән генә түгел, Россиянең иң көчле командалары белән боз өстенә көрәшкә чыга һәм яхшы гына күрсәткечләргә ирешә. Агымдагы елда 2004 һәм 2006 елда туган үсмерләр Татарстан беренчелегендә 1-нче урынны яуладылар. «Биектау-2005» командасы да Идел буе республикалары арасында Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда нәтиҗәле генә чыгыш ясады. 2015-2016 елгы сезонда 2004 һәм 2005 елгы үсмерләр командасы Казан шәһәре беренчелегендә - 1-нче урынны, «Биектау-2007» командасы -- 3-нче урынны алды.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә төрле дәрәҗәдә үткәрелә торган ярышларда актив катнашалар, бокс, тхэквондо, баскетбол, ирекле көрәш, футбол, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча лаеклы күрсәткечләргә ирешәләр. Мәсәлән, футбол буенча 2001-2002 елларда туган яшүсмерләр арасында "Күн туп" республика ярышларында безнең команда 2-нче урынны алды. Яшь баскетболчылар да җиңүгә ирештеләр. Алар 2004 елда туган яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган ярышларда 1-нче урынга лаек булдылар. Тхэквондо буенча 7-нче сыйныф укучысы Алексеева Дарья "Җиңелмәс дәүләт" Бөтенроссия ярышларында 3-нче урынга чыкты.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне физик культура һәм спортка тарту буенча да районда актив эш алып барыла. Алар 2016 елның февраль аенда Республика беренчелегенә Мамадышта узган чаңгы ярышларында, агымдагы елның 21 - 26 ноябрь көннәрендә инвалидлар арасында армреслинг буенча республика беренчелегенә узган ярышларда катнаштылар. 6 декабрьдә «Биектау» универсаль спорт залында инвалидлар декадасына багышлап спортның бик күп төрләре буенча ярышлар уздырылды.
Массакүләм спорт төрләрен үстерүгә дә аерым игътибар бирелә. Ел саен биектаулылар "Россия чаңгы юлы", Милли кросс", 1-нче май эстафетасы кебек чараларда катнаша. Халыкны ГТО нормаларын бирүгә тарту яңарыш чорын кичерә.
Республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган Спартакиадада катнашып, биектаулылар 8 спорт төре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Районга 2 млн сумлык спорт мәйданы бүләк буларак тапшырылды.
Мәдәният
Мәдәният район тормышында үзгә урынны алып тора. Безнең иҗади коллективлар: "Затейник" һәм «Везунчики» бию студияләре «Хореография» номинациясе, "Аерым башкаручылар" номинациясендә Гәйнетдинова Диана, Шакирова Камилла, Йосыпова, «Вокаль ансамбльләр номинациясендә «Эмканта» триосы 16-нчы «Созвездие-Йолдызлык-2016» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең финалына үтте.
2016 елда районда тагын бер яңа фестивальгә нигез салынды. Ул "Рухи көз" дип атала һәм Усад авылында уздырыла. Фестиваль православие җырларына багышлана.
Ямаширмә драма театры ел саен "Идел-йорт" фестивалендә катнаша. Быел ул лауреат исеменә лаек булды.
Безнең ветераннар «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивалендә даими рәвештә катнашып киләләр, дипломнар алалар.
«Балкыш» балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар да матур иҗат үрнәкләре күрсәтәләр. Мәсәлән, «Затейники» бию студиясе Казанда узган А.Хөсәенов исемендәге халык биюләре фестивалендә 2-нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Алар, шулай ук, «Шома бас» III республика смотр-конкурсында катнашып дипломант булдылар.
Биектау авыл китапханәсе дә республика бәйгеләрендә актив катнаша. Татарстан Республикасы милли китапханәсе уздыра торган "Иҗади эзләнү" республика бәйгесендә катнашып, район китапханәсе үз эшчәнлегендә куллана торган яңалыклары өчен ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре агитбригадалар оештырдылар. Агитбригадалар район кырларында, фермаларда авыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясадылар.
Сәламәтлек саклау өлкәсе
Районда Биектау үзәк хастаханәсе, 1 участок хастаханәсе, 5 врач амбулаториясе, 48 фельдшерлык-акушерлык пунктлары халыкның сәламәтлеге сагында тора. Быел Туктамыш авылында ФАП ачылды. Алан-Бәксәр авылында ФАПка капиталь ремонт уздырылды. Агымдагы елның 11 аенда 4500 кеше - стационарда, 1 меңнән артык кеше амбулаториядә дәваланды. ФАПлар тарафыннан 150 мең кешегә хезмәт күрсәтелде, ашыгыч медицина ярдәме төркеме 13 мең тапкыр ярдәмгә чыкты.
Быел үзәк район хастаханәсенә караган хирургия бүлегенең иске бинасы сүтелде. 2017 елда ул урында көненә 500 кеше кабул итәрлек яңа поликлиника төзеләчәк.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Биектау үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылды.
Рухи тормыш
Районның рухи тормышында да матур үзгәрешләр бара. Усад, Пановка, Соловцово авылларында чиркәүләр төзекләндерелә, Чыпчык авылында яңа храм торгызылды, Бөреледә чиркәү төзелеп ята.
Якшәмбе мәктәбе һәм рухи яңарыш үзәге ачу планлаштырыла. Усад авылында мәдәният йортының иске бинасы шул максаттан чыгып руханиларга бирелде.
Биектау районында бүгенге көндә 49 мәчет эшләп килә. Быел Өнбә авылында тагын бер мәчет ачылды. Калинин авылында 50-нче мәчет төзелеп ята. Ул "Рубин" футбол командасы уенчысы Гёкдени́з Карадени́з башлангычы белән төзелә. Шунда ук мәдрәсә төзелеше дә дәвам итә. Анда районның ислам мәдәнияты үзәге булыр дигән ният бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев