Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район үзәгендә шахмат-шашка турниры узды

10 нчы февральдә спорт комплексында Ватан сакчылары көне хөрмәтенә шахмат-шашка турниры оештырылды. Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар шулкадәрле бирелеп уйнадылар, оттырсалар, нәкъ балалар кебек борчылыштылар, уңыш елмайса, аларның да йөзләре кояштай балкыды. Турнир район үзәгендәге бик әйбәт бинада узды. Барлык таләпләргә туры китереп җиһазланган спорт залы, көрәш күрсәткечләре таблосы,...

10 нчы февральдә спорт комплексында Ватан сакчылары көне хөрмәтенә шахмат-шашка турниры оештырылды. Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар шулкадәрле бирелеп уйнадылар, оттырсалар, нәкъ балалар кебек борчылыштылар, уңыш елмайса, аларның да йөзләре кояштай балкыды.
Турнир район үзәгендәге бик әйбәт бинада узды. Барлык таләпләргә туры китереп җиһазланган спорт залы, көрәш күрсәткечләре таблосы, һәр шахмат тактасы янында өстәлгә куелган сәгатьләр - болар барысы да комплекс җитәкчеләренең, тренерлар һәм судьялар командаларының балалар, яшьләр һәм район ветераннары арасында шушындый җаваплы һәм кирәкле эшне күңел биреп, тырышып башкаруларын күрсәтә. Россия күп вакытлар узганнан соң дөньякүләм шахмат таҗын нәкъ менә шушы елда кире кайтара алды. Моны Россиянең халыкара класстагы гроссмейстеры, тумышы белән Кырымнан булган Сергей Корякин АКШта узган турнирда тормышка ашырды.
Биектау районы хакимияте Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә районда спорт тормышын алга җибәрүгә зур игътибар бирә. Безнең спортчылар аның ышанычын акларга тырышалар, республикада һәм аның чикләреннән тыш призлы урыннарны яулыйлар. Район хакимияте һәрчак кызыксынып торганда, Билал Шиһабетдинов, Ремира Галимова, спорт комплексы директоры, балалар өчен шашка һәм шахмат түгәрәкләренең үз хезмәтләрен яхшы белүче җитәкчеләре тырышып йөргәндә без районда шахмат мәктәбе бар, дип әйтә алабыз. Әлеге турнирда районыбызның хөрмәтле һәм абруйлы кешесе, гомеренең күп елларын партия эшенә багышлаган лаеклы ветеран Рафаэль Кашап улы Заһидуллинның катнашуын билгеләп үтү дә урынлы булыр. Катнашучылар арасында Ямаширмә, Дөбьяздан һәм башка авыллардан килүчеләр дә булды.
Турнирда катнашучылар район җитәкчеләре исеменнән истәлекле бүләкләргә, төрле категорияләрдә җиңүчеләр Мактау грамоталарына лаек булдылар. Тагын шахмат баталияләрен көтеп калабыз!
Рафик ФӘХЕРТТИНОВ,
турнирда катнашучы, ГХМ ветераны
Турнир йомгаклары
Ветераннарның Биектау район советы тарафыннан Россия пенсионерлары Союзының Биектау районындагы җирле бүлекчәсе белән берлектә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмендә оештырылган шахмат-шашка турнирында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча шәхси беренчелектә 25тән артык пенсионер катнашты. Нәтиҗәдә ир-атлар арасында шахмат буенча Ринат Гыйльметдинов, хатын-кызлар арасында Нурия Минһаҗева җиңде (ике шахматчы да Биектау авылыннан). Рус шашкалары буенча ир-атлар арасында 1 нче урынны район үзәгеннән Александр Дмитриев алды, хатын-кызлар арасында Мүлмәдән Фәния Шәрәпова. Призлы урыннарны яулаучылар арасында - Габделнур Вафин, Мәүдәт Фәйзрахманов, Билал Шиһабетдинов, Нурия Шәрәфетдинова. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Турнирның зона этабы 18 нче февральдә Арчада узачак. Шахматчылар һәм шашкачыларыбызга зона ярышларында уңышлар телибез!
Римира ГАЛИМОВА, Билал ШИҺАБЕТДИНОВ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев