Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район үзәге елдан ел матурлана

Ел ахырында җыелышып, башкарган эшкә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору гадәте бар. Шундый җыелышларның берсе Красносельский авыл җирлегендә узды. Агымдагы елда район үзәгендә үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылган. Үзәк стадионга скейтпарк урнаштырылган.

Скейтпарк балаларның гына түгел, яшьләрнең, хәтта олыларның да яратып йөри торган урыннарына әверелде. Җирлектә юлларга өлешчә ремонт ясалган, урамнарда куркыныч тудырып торучы иске агачлар киселгән, алар урынына яңалары утыртылган. Урамнарны яктырту, баганаларга лампочкалар кую буенча да актив эш алып барыла. Каменка шифаханәсенә бара торган Чернышевский урамында электр баганалары утыртылган, лампочкалар эленгән. Ә Пионер һәм Профсоюз урамнарындагы иске лампочкаларны энергия саклагыч лампочкаларга алыштырдылар, Кооператив урамында да лампочкалар урнаштыру өчен баганалар утырттылар. Биредә лампочкалар киләсе ел башында пәйда булачак.

Красносельский авылында халык саны елдан-ел арта бара. 2019 елда биредә 5,5 меңнән бераз гына күбрәк кеше яшәгән булса, 2020 елда бу сан 5 800гә җитте.

“Район үзәгенә килеп яшәүчеләр саны арта бара, - ди Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Илдар Газизов. - Күпләп шәхси йортлар төзелә. Быел гына да берничә күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Мондый күренеш, әлбәттә, шатландыра гына”.

Әмма халык саны артуның тискәре яклары да бар, диләр авылда гомер итүчеләр. Чөнки районда вандаллар пәйда булды. Без үзебезнең газетада хулиганнарның администрация бинасы каршындагы яктырткыч лампаларны ватып китүләре турында язган идек инде.

Реклама

“Бу турыда район эчке эшләр бүлеге башлыгына гариза яздык. Полиция гаеплеләрне эзли. Бу эшне барытик мәктәп яшендәге хулиганнар гына эшли ала. Аларның мәктәп яшендәге балалар икәнлеге билгеле инде. Шәхсән кемнәр икәнлеген генә ачыклыйсы калды”, - ди Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Илдар Газизов.

Бу урында видеокамералар урнаштырылган. Лампочкаларны ике яшүсмер ватканы билгеле. Бүген инде ватык лампочкалар яңаларына алыштырылган һәм бу үзәк мәйданда Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Ә Җиңү паркына районның үзәк чыршысын урнаштырырга да өлгерделәр инде. Аны хәзер яшел ылыслар белән бизиләр һәм, әлбәттә инде, уенчыклар да пәйда булачак. Тагын 2-3 көннән елка, район халкын кинәндереп, балкып утырачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X