Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район юлларында һәлакәтләр

Агымдагы елның 9 аенда Биектау районы автомобиль юлларында 7,5 мең административ хокук бозу очраклары ачыкланган, шуларның 6380 очрагы буенча штраф салынган, 490 эш судка җибәрелгән. Машинада йөргәндә тизлек режимын бозучылар 2852 гә җиткән. Тимер юл аша чыгу юнәлешендә 16 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. 2016 елның 3 кварталына район буенча 843...

Агымдагы елның 9 аенда Биектау районы автомобиль юлларында 7,5 мең административ хокук бозу очраклары ачыкланган, шуларның 6380 очрагы буенча штраф салынган, 490 эш судка җибәрелгән.

Машинада йөргәндә тизлек режимын бозучылар 2852 гә җиткән. Тимер юл аша чыгу юнәлешендә 16 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Реклама

2016 елның 3 кварталына район буенча 843 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар матди зыян гына китереп калмыйча, кеше гомерен өзү кебек котылгысыз фаҗигагә дә китергән. Агымдагы елның 9 аенда гына да 11 кеше һәлак булган, 60 кеше каты тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар да зыян күрә. Хисап чорында 2 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Балаларның көзге каникул көннәре җитте. Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрнең юлларда бала белән йөргәндә аеруча сак булуын сорый. Шофер кеше балаларны машинада беркетеп куелган махсус утыргычларда гына йөртергә тиеш. Көз яңа гына руль артына утырган кешеләр өчен аеруча куркыныч чор. Шуңа күрә үз вакытында кышкы резинага күчү зарур. Кышкы чорда машинаның техник халәтен дә даими тикшертеп торырга кирәк.

Балаларыгызны юлларга ялгыз чыгармагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөрүчеләр уткайтаргыч элементлары булган киемнәр кияргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X