Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район юбилеена багышлап, кино төшереләчәк

Биектау районы мөһим вакыйгага әзерләнә. 2015 елда аңа нигез салынуга 80 ел тула. Әлеге елларның һәркайсы иҗади хезмәт белән сугарылган. Район бөтен ил, Татарстан Республикасы белән бергә үсте, төзелде, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көчен Җиңү көнен якынайтуга багышлады, мөһим халык хуҗалыгы бурычларын тормышка ашырды, артта калмаска тырышты. Аның иң...

Биектау районы мөһим вакыйгага әзерләнә. 2015 елда аңа нигез салынуга 80 ел тула.

Әлеге елларның һәркайсы иҗади хезмәт белән сугарылган. Район бөтен ил, Татарстан Республикасы белән бергә үсте, төзелде, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көчен Җиңү көнен якынайтуга багышлады, мөһим халык хуҗалыгы бурычларын тормышка ашырды, артта калмаска тырышты. Аның иң зур байлыгы - кешеләр: җитәкчеләр һәм төрле тармак белгечләре, гади хезмәткәрләр. Туган як тарихын үз хезмәтләре белән нәкъ менә шушы кешеләр язды. Ни кызганыч, узган гасырның еракта калган 30-40 нчы елларындагы вакыйгаларның тере шаһитлары бик аз инде. Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре сафлары да күзгә күренеп сирәгәя бара. Әмма безнең өлкән буын башкарган эшләрне онытырга хакыбыз юк.

Район юбилеена багышлап, документаль фильм төшереләчәк. Узган дәвер анда тулырак һәм кызыклырак итеп чагылдырылсын өчен үз чорына караган кыйммәтле дәлилләр - фотосурәтләре, документлар, иске газеталары булучыларны аларны фильмда файдалану өчен алып килүләрен сорыйбыз.

Узган тормышта булган вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләре, алар сөй-ләгәннәрнең аудиотасмага, шулай ук кәгазьгә язылган вариантлары бик мөһим. Әлеге эштә без өлкән яшьтәге якташларыбызның оныкларына һәм оныкчыкларына өметләнәбез. Ветераннарның сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләре килеп тә яздыра ала. Язмалар Биектау районы тарихы өчен сакланачак. Бу хатирәләр шулай ук район газетасында да урын алачак.

Реклама

Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр: газетабыз да район чордашы. Аңа да быел 80 яшь тула. "Ленин юлы", "Ильич юлы" газеталарын, газетадан данлыклы кешеләр, район тормышындагы зур вакыйгалар турында язылган мәкаләләр, бина рәсемнәрен кисеп алып, еллар буе үзләрендә саклаучыларның безгә хәбәр итүен үтенәбез. Бәлки алар бездә элек эшләп киткән кешеләрне хәтерлиләрдер, ә бәлки үзләре редакциядә хезмәт куйганнардыр.

Район турындагы фильмда газетага да урын табылыр.

Хөрмәтле газета укучылар! Биектау районының якынлашып килүче юбилеена кагылышлы мәкаләләрегез, мәгълүматларыгыз булса, аларны агымдагы елның мартыннан да соңга калмыйча китерә аласыз. Сезне редакциядә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев