Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

РАЙОН УЗГАН ЕЛГА ЙОМГАК ЯСЫЙ

Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл...

Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән, шул исәптән сөрүлек җирләр 74 мең 516 гектар тәшкил итә.
Җитештерү-финанс эшчәнлеген 180 авыл хуҗалыгы берләшмәсе тормышка ашыра, аларда 1640 кеше эшли. Бер елда 26 мең 300 тонна сөт җитештерелде, 2011 ел белән чагыштырганда бу 104 % тәшкил итә, ит 2 мең 300 тонна җитештерелде, үсеш - 25%.
27 мең 600 гектардан 66 мең 800 тонна ашлык җыеп алынды, уңыш бер гектардан 24,2 центнер тәшкил итте, бәрәңге уңышы 7 мең тонна, гектардан 129 центнердан күбрәк чыкты.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5402 баш мөгезле эре терлек асрала, бу җәмәгатьчелек секторындагы баш санының 31%ын тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 2287 сыер, 2525 сарык һәм кәҗә бар. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары бер елда 9896 тонна сөт, 869 тонна ит саттылар.
Продукцияне эшкәртүне тәэмин итүче һәм эре эш бирүчеләр һәм салым түләүчеләр, тотрыклы үсештә булган промышленность секторы предприятиеләре арасында "СафПласт", "Ремонт-механика заводы", "Агрохиммаш", "Винербергер-Коркачык" ширкәтләре, Усад спирт заводы.
Районда 605 кече предприятие теркәлгән, шуларның 367се икътисади яктан активлар. 1116 шәхси эшмәкәр эшли. Кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә район әйләнешенең 21%ы туры килә.
Узган ел кече предприятиеләр әйләнеше 4 млрд. сумнан артып китте. Кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән районның җирле бюджетына кергән акча 49,9% тәшкил итте.
Район буенча планда каралган 40 мең урынына 44 мең 300 кв. метр торак файдалануга тапшырылды. 156 гаилә яңа квартиралар алды, ике елда барлыгы 648 квартира төзелде.
Капиталь ремонт программасы гамәлгә кер-гәннән башлап 104 йорт ремонтланды, барлыгы 145 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды.
2012 елда юл төзелешенә 156,8 млн. сум акча тотылды, барлыгы 34,7 млн. сумлык 9,7 км машина юллары төзелде, авылларны һәм авылларның юл-урам челтәрен тоташтыручы 15 км озынлыгындагы юллар ремонтланды. Бер елда 3400 кв. метр брусчатка салынды.
Районда җир участокларын бирүне сорап 309 күп балалы гаилә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта мәйданы 30 гектардан күбрәк булган 304 участок бирелде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 500ләп кеше яңа квартиралар алды.
Рәсемдә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгән вакытта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев