Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Советының чираттан тыш утырышы булды

Бүген Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш 51 нче утырышы булды. Депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне карады: Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең эшеннән китүе турында; район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын йөкләү турында; район Советының «Районның муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль хезмәттәге стажын исәпләү комиссиясе турындагы положениене раслау хакында» 2014 нче елның 18 нче...

Бүген Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш 51 нче утырышы булды. Депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне карады: Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең эшеннән китүе турында; район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын йөкләү турында; район Советының «Районның муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль хезмәттәге стажын исәпләү комиссиясе турындагы положениене раслау хакында» 2014 нче елның 18 нче июлендәге № 370 карарына үзгәрешләр кертү турында.

Утырышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисовның шәхси гаризасы нигезендә, депутатлар аның эштән китүе турында карар кабул итте. Башкарма комитет җитәкчесе вазифалары башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшинга йөкләнде. Район башлыгы Илнар Мөхлисовка җаваплы посттагы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа яңа эшендә уңышлар теләде.

Реклама

Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе буенча район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев