Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Россия төбкләреннән кунаклар каршылады

Россия төбәкләре вәкилләре муниципалитетларның һәм хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармакларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында сөйләште. Бу аспект бүген муниципалитетлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Форум Казанда узган атнада булды. Республикага Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 242 делегат килде. Конгрессның төп бурычы - Татарстанда булган...

Россия төбәкләре вәкилләре муниципалитетларның һәм хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармакларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында сөйләште. Бу аспект бүген муниципалитетлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Форум Казанда узган атнада булды. Республикага Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 242 делегат килде.

Конгрессның төп бурычы - Татарстанда булган үрнәкләрдә муниципаль берәмлекләр советларын берләштерү. Безнең республикада законнар чыгаручы, башкаручы хакимият һәм җирле үзидарә бергәләшеп эш итә, кешеләрнең теләкләрен белә һәм алар хакына эшли.

Шимбә көнне гомуми җыелышта катнашучылар күчмә программа буенча эшләде, республиканың Лаеш, Яшел Үзән һәм Биектау районнары тәҗрибәсе белән танышты.

Биектау муниципаль районы җитәкчеле алдында "Кунакларга нәрсә күрсәтергә?" дигән сорау тормый иде. Иң мөһиме - ничек өлгерергә. Бирелгән өч сәгать эчендә барысы турында да сөйләү, барысын да күрсәтү мөмкин түгел бит. Республика кунаклары Президент программалары буенча төзелгән күп объектларда булдылар. Биектау авылында алар безнең спорт комплексларын - Боз сараен һәм "Биектау" УСКны күрделәр, райондагы иң зур "Сандугач" балалар бакчасына бардылар, Пермякида полиция участок уполномоченные өчен төзелгән йорт-офисны карадылар. Экскурсия Әлдермеш һәм Дөбъязга бару белән дәвам итте. Дөбъяз авыл җирлегендә муниципалларга социаль-мәдәният объектларын күрсәттеләр. Үзенең эше белән аларны крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ленар Латыйпов таныштырды.

Россия төбәкләре вәкилләре белән район буйлап сәфәрдә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин булды. Кайбер җирләрдән узып кына китәргә, кайберләрендә туктап алырга туры килде. Кайбер урыннарда исә кунаклар үзләре төп максаты - халыкның тормыш сыйфатын яхшырту булган дәүләт программаларының ничек гамәлгә ашырылуын карарга мөмкинлек бирелүен үтенделәр.

- Булган программаларны гамәлгә ашыра белү - төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең үзара җайлашып эшләү күрсәткече, - дип билгеләп үтте ТР Муниципаль берәмлекләр советының башкарма сәркатибе Александр Барышев.
Биектау районына килү барысында да уңай тәэсирләр калдырды. Күбесе очрашуны бик югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен һәм узуын билгеләп үтте. Монда һәркем күрә, сорый, ә иң мөһиме - моны эшләп булуга инана алды.

- Тәҗрибә алмашу - үсеш ысулларының берсе. Өстәвенә бу ысул нәтиҗәле, чөнки без барыбыз да - Россия дип аталучы куәтле бер илнең субъектлары. Ул барыбызга да тигез мөмкинлекләр бирә, ә менә ул мөмкинлекләрне күреп алу, иң мөһиме - алардан файдалану - безнең кулда, - диде Хакасия Республикасы Боград районының Боград авыл советы башлыгы Андрей Райков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев