Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район мәктәпләре уку елына әзер

Тиздән, бик тиздән сентябрьгә аяк басарбыз, димәк, яңадан укулар, өй эшләре, шау-шулы тәнәфесләр башланыр. Укучылар өчен бу гадәтләнгән күренеш булса, уку йортлары җитәкчеләре алдына беренче сыйныфка килүчеләр санының күп булуы мәсьәләсе килеп баса. Татарстан башкаласына терәлеп диярлек урнашкан район хәзер яшәү өчен тыныч урын дип кабул ителә. Бу вазгыять Биектау районының мәгариф системасында ничек чагыла соң?

Шәһәргә бик якын урнашкан поселоклар заманча инфраструктурасы һәм экологик яктан уңайлы шартлары белән кешеләрне һаман күбрәк җәлеп итә баралар. Халык санының артуы районның мәгариф системасында чагылыш тапмый кала алмый. Укучылар һаман күбәя бара, ә уку йортлары бу мәсьәләне ничек хәл итә соң?

- Безнең мәктәпкә укучылар бик күп килә, соңгы елларда аеруча. Узган ел безгә 120 бала килде, быел 100ләп беренче сыйныф укучыларын көтәбез, - дип сөйләде Биектауның 1 нче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Зеленина.

1 нче мәктәпнең проектта күздә тотылган куәте - 324 бала. 1 нче сентябрьгә ул 650 баланы кабул итәргә әзер, әмма, ни кызганыч, укыту ике сменада барачак. Узган ел әлеге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары икенче сменада укыдылар, быел өлкән сыйныфларны да икенче сменага күчерәләр.

Әлфия Ирековна әйтүенчә, киләсе елга да беренче сыйныфка килүче балалар саны артыр дип көтелә. Районның барлык үзәк мәктәпләрендә дә шундый ук хәл.

- Бездә ел саен беренче сыйныфка килүчеләр саны арта бара- дип раслады Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов. - Моннан 5 ел элек бездә нибары 500 беренче сыйныф укучысы иде. 2018 нче елда беренче сыйныфка 670 бала килде, 2019 нчы елда - 760, быел инде 850 гариза китерделәр.

Киләсе елга, Нияз Камилевич әйтүенчә, Биектау мәктәпләренә 1000 бала киләчәк. Статистика мәгълүматларына күз салсак, агымдагы елның 6 аенда районда 293 бала туган, узган ел - 302.

Ни кызганыч, укучылар саны артуга бәйле рәвештә, агымдагы уку елыннан Биектауның 1, 2, 3, 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре ике сменада укытуга күчә, шулай эшләмәсәң, белем бирүне тормышка ашырып булмаячак. Биектауның 1, 2 һәм 4 нче мәктәпләрендә бүген балалар саны проект куәтендә күздә тотылганнан ике тапкырга артыграк. Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар саны иң күбесе, ул 600 кеше сыйдыра, ә нигездә исә анда 1133 укучы белем ала.

Укучылар санының артуы бары районга гына кагылышлы мәсьәлә түгел. Татарстан буенча мәгълүматларга күз салсак, беренче сыйныфка баручы балалар санының бөтен республика буенча артуын күрәсең. Шунлыктан белем бирүнең сыйфаты мәсьәләсе бүген аерым контрольдә тора.

Татарстан буенча 2019 - 53721, 2020 - 56679.

Казан буенча 2019 -17030, 2020 - 20732.

Биектау районы буенча - 2019 - 760, 2020 - 850.

Нияз Әхмәтҗанов р айон җитәкчеләренең әлеге проблеманы белүләре һәм шунлыктан Биектау авылында 500 урынлы яңа мәктәп проекты әзерләнүе турында әйтте.

Әмма аз комплектлы авыл мәктәпләрендә бөтенләй башка вазгыять. Айбаш, Суыксу, Шуман һәм еракта урнашкан башка авылларда балалар саны җитми. Казаклар авылында, мәсәлән, 9 еллык мәктәптә нибары 15 бала белем ала.

Яңа уку елы - һәрвакытта да дулкынландыргыч һәм чыгымнарны күп таләп итә торган чор, әле ул быелгы көздә бик тә көтеп алынган да, чөнки балалар ярты ел диярлек мәктәпкә йөрмәделәр бит. Шуңа күрә хәзер алар, ниһаять, укытучылары һәм сыйныфташлары белән очрашырлар, ә мәктәпләр исә укырга теләге булучыларның һәммәсен дә сыйдырыр, дип өметләнәсе килә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев