Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район гына түгел, ишегаллары да яңара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән “Безнең ишегалды” йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасы республикада икенче ел рәттән тормышка ашырыла. Биектау районында да яңа ишегаллары артканнан-арта.

Әле күптән түгел генә күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре яшәгән урында яхшы таш юл һәм парклар булдыру турында хыялланды гына. “Безнең ишегалды” программасы боларның барысын да чынга ашырды. Коркачык тимер юл разъезды бистәсенең Завод урамында таш юл моңа кадәр беркайчан да булмаган. Хәзер исә балалар биредә рәхәтләнеп велосипедта йөри, ә машина йөртүчеләргә “тимер ат”ларын куярга уңайлы урыннар бар.

- Башкарылган эшләрнең барысы да бик әйбәт. Без канәгать, - ди Гомәр Исхаков.

Коркачыкта “Безнең ишегалды” программасы буенча эшне быел төгәлләп бетерәчәкләр. Сүз уңаеннан, төзелешне Биектау идарә компаниясе алып бара.

Реклама

- Бик күп төрле эшләр башкарылды. Шул исәптән, җир асты инженер коммуникацияләрен алмаштырдык, балалар мәйданчыгы төзедек, эскәмияләр, чүплек савытлары урнаштырдык. Хәзер ишегалларында җәяүлеләр юлы, таш юл бар, - дип сөйләде “Комфорт” идарә компаниясенең башкарма директоры Алмаз Мөхәммәтҗанов.

Биектауның Юбилейная урамында да таш юл җәйгәннәр, заманча балалар мәйданчыклары төзегәннәр һәм эскәмияләр урнаштырганнар. Шунысын да искәртик, ишегалларын яңартуга тотынганчы, биредә яшәүчеләр белән очрашып, аларның киңәш-тәкъдимнәрен дә тыңлаганнар. 2021 елда Биектау районындагы биш торак пунктта 37 күпкатлы йортта яшәүчеләр өчен 20 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Барлык эшләрне 30 октябрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр. “Безнең ишегалды” программасы исә киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Ул алдан фаразланганча өч түгел, ә биш елга исәпләнгән. Пандемиягә бәйле рәвештә әнә шундый карар кабул ителде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X