Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район энергетиклары үз ветераннарын хөрмәтли

Елның иң кыска көннәре декабрь аена туры килә. Иң салкын көннәр дә нәкъ шул айда күбрәк була. Энергетиклар көне дә төннең иң озын, көннең иң кыска фасылында бәйрәм ителә. Нәкъ менә шушы чорда энергетикларның, йортларга яктылык һәм җылылык бирүче кешеләрнең, хезмәте безгә аеруча кадерле. Марат Гыйниятуллин җитәкчелегендәге Биектау район электр...

Елның иң кыска көннәре декабрь аена туры килә. Иң салкын көннәр дә нәкъ шул айда күбрәк була. Энергетиклар көне дә төннең иң озын, көннең иң кыска фасылында бәйрәм ителә. Нәкъ менә шушы чорда энергетикларның, йортларга яктылык һәм җылылык бирүче кешеләрнең, хезмәте безгә аеруча кадерле. Марат Гыйниятуллин җитәкчелегендәге Биектау район электр челтәре предприятиесе үзендә гомер буе эшләгән ветераннарын даими игътибар үзәгендә тота.
Күптән түгел челтәр предприятиесе хезмәткәрләре Кызыл Шәрыкъ (Красный Восток) авылында гомер итүче ветеран -энергетик Фәимә Зиннәтуллина янында булып киттеләр. Бер төрле һөнәр ияләренең сөйләр сүзләре һәрвакыт табыла. Ветеран үзе эшләгән чорларны искә алса, яшьләр бүгенге яңалыклар турында сөйли. Мондый очрашулардан ветераннар рух күтәренкелеге ала, кемнең дә булса аларның сәламәтлеге, тормыш-көнкүреше белән кызыксынып, чын күңелдән ярдәм итәргә алынуы алар өчен әйтеп бетергесез бәхет санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев