Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә башлый

Үзәк мәдәният йортында агымдагы елда беренче “эшлекле дүшәмбе” узды. Анда бизнесны үстерүгә, аерым алганда эшмәкәрләр өчен ташламалы салымга һәм аның үзмәшгульлек кебек формасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында да сүз барды.

Киңәшмәдә катнашучыларга соңгы 5 елда уздырылган парадларның иң истә кала торган мизгелләре күрсәтелде. Хәрби комиссариатның Биектау районындагы бүлеге начальнигы Александр Найденов җыелучыларга юбилей датасын бәйрәм итүгә әзерлекне башлау һәм үз коллективларының район чарасында ничек катнашачагы турында уйлау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Б ә й р ә м и т ү м ә с ь ә л ә с е н н ә н Т Р Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау районында - г ы и д а р ә с е н е ң э ш нәтиҗәләренә күчтеләр. Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов Яңа ел бәйрәме көннәрендә - 2020 елның 1-9 гыйнварында Татарстан Республикасында 86 янгын очрагы теркәлүе турында әйтте. Янгында һәлак булучылар саны шактый арткан - алар 9 кеше, шуның кадәрле ү к к е ш е и м г ә н г ә н , җәрәхәтләнгән.

2020 елның 1-9 гыйн в а р ы н д а б у л г а н янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. Салмыш кешеләр гаебе белән 12 торак йортта янгын чыккан. Биектау районында 3 янгын очрагы теркәлгән: Гәр һәм Югары Ия авылларында йортлар янган, Биектау авылында ут чыгып, гаражга һәм өлешчә “Газель” машинасына зыян килгән. 2 0 1 9 е л н ы ң 3 1 декабрендә рим шәме формасындагы пиротехник әйберне очырганда Биектау районында яшәүче бер кешенең кулы җәрәхәтләнгән.

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехник әйберләр куллану фактлары буенча бәйрәм чараларына 20 рейд ясалган. Биектау районының ике кешесе Россия Федерациясенең Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 20.4. маддәсе 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев