Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим. Безнең илебез тарихы - ул патриотлар тарихы, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Бүген без канлы сугышта Ватанны саклап кабатланмас батырлык үрнәкләре күрсәткән ата-бабаларыбызны горурлык хисләре белән искә алабыз. Безнең арада үзләренең патриотик бурычларын...

Хөрмәтле биектаулылар!

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим.

Безнең илебез тарихы - ул патриотлар тарихы, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Бүген без канлы сугышта Ватанны саклап кабатланмас батырлык үрнәкләре күрсәткән ата-бабаларыбызны горурлык хисләре белән искә алабыз. Безнең арада үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән ветераннарыбыз яшәвенә чиксез шатланабыз.

Районыбызда кайнар нокталарда үзен аямыйча көрәшкән ватанпәрвәрләр яши. Аларга үзебезнең тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Ул елларның ачы хатирәсе сезнең күңелләргә канлы сүзләр белән язылган. Андый батырлыкны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген сез матур һәм горур яшәргә хаклы. Сездә булган яшәү дәртен, күңел нурын саклап калу өчен, көндәлек тормышыгызны ямьләндерү, хезмәтегезне җиңеләйтү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер.

Бүген районыбызның Ватанны саклаучылар сафына алынган яңа буыны Россия Армиясе һәм Флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуларын беләбез. Аларга да туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

23 февраль - илебез кораллы көчләре өчен генә түгел, ә шул иксез-чиксез дәүләтебезнең иминлеге, бөтенлеге, бердәмлеге өчен үз урынында фидакрьләрчә хезмәт итүче, "Ватан", Туган җир", "Туган ил", "Бурыч" төшенчәләре җаннарына ана сөте белән сеңгән ватанпәрвәрләр өчен дә зур бәйрәм. Димәк, бу безнең уртак бәйрәм.

Бүгенге бәйрәм көнендә мин районыбызның һәр кешесенә саулык-сәламәтлек һәм бәхет, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш, илебез чикләренә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим.

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев