Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Россия көне белән котлавы

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Димәк, Россия төбәкләренең дә, Татарстанның да, шул исәптән, туган районыбыз Биектауның да. Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез һәм...

Хөрмәтле биектаулылар!

Сезне Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Димәк, Россия төбәкләренең дә, Татарстанның да, шул исәптән, туган районыбыз Биектауның да.

Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.

Соңгы дистә еллар эчендә Россия, Татарстан белән бергә районыбыз да матур үзгәрешләр кичерде. Татарстанның динамикалы төстә алга баруы һәм илнең куәтен ныгытуга көннән-көн зуррак өлеш кертүе аның авыллары һәм районнарының да уңышлы эшләвенә дә бәйле.

Районыбызның барлык казанышлары биектаулыларның тырыш хезмәтенә, үзәктән килгән олы ярдәмгә нигезләнгән. Район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга киң юл ачылу, мәдәният, массакүләм спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру - болар барысы да соңгы елларда ирешелгән уңышлар. Районыбызда күп гасырлар дәвамында ирешелә килгән милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту өчен дә бәрәкәтле җирлек булдырылган. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, киләчәктә дә районыбызның, республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз - бөек Россиянең гөрләп алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Россия көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә һәм иҗатыгызда зур уңышлар, барлык изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев