Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Раштуа бәйрәме белән котлавы

Кадерле якташлар - православие христианнары! Чын күңелемнән сезне православие динен тотучыларның якты һәм шатлыклы бәйрәме - Раштуа белән котлыйм! Раштуа - православие динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә динле кешеләр күңелләрендә христианлыкның нигезен тәшкил итүче мәңгелек кыйммәтләрне яңарталар. Болар - сабырлык һәм шәфкатьлелек, гаиләңне һәм якыннарыңны, халкыңны һәм Ватаныңны...

Кадерле якташлар - православие христианнары!

Чын күңелемнән сезне православие динен тотучыларның якты һәм шатлыклы бәйрәме - Раштуа белән котлыйм!

Раштуа - православие динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә динле кешеләр күңелләрендә христианлыкның нигезен тәшкил итүче мәңгелек кыйммәтләрне яңарталар. Болар - сабырлык һәм шәфкатьлелек, гаиләңне һәм якыннарыңны, халкыңны һәм Ватаныңны ихтирам итү, рухилыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә омтылу. Әлеге кыйммәтләр җәмгыятебездә халыклар дуслыгын һәм татулыгын ныгытуга, аны әхлакый яктан сәламәтләндерүгә, традицион конфессияләр вәкилләре арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруга, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүгә, бай мәдәни һәм тарихи мирасны саклауга ярдәм итә.

Реклама

Раштуа бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телим! Барлык өемтләрегез аклансын һәм күңел түрендә йөрткән хыялларыгыз тормышка ашсын, йортларыгызда иминлек һәм муллык булсын, гаиләләрдә мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөрсен, җаннарыгыз тыныч булсын.

Хөрмәт белән Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев