Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Корбан гаете белән котлавы

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борыңгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борыңгылар насыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып...

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борыңгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борыңгылар насыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданлык татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яши. Авылларда, бистәләрдә яңадан-яңа мәчетләр, чиркәүләр төзелә, искеләре төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.

Бүген Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорап дога кыла. Кайда гына булсак та - изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы - бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрегездә татулык, йортыгызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек телим! Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев