Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Белем көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, кадерле укучылар! Биектау муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән Белем көне һәм уку елының башлануы белән котлыйм! Беренче сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр...

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, кадерле укучылар!

Биектау муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән Белем көне һәм уку елының башлануы белән котлыйм!

Беренче сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли. Һәм менә бүген дә районыбызда йөзләгән бала дус һәм тату, бердәм мәктәп гаиләсенә килеп кушыла, бөтен гомере буена онытылмас матур хатирә булып сакланачак мизгелләр кичерә.

Районыбыз халкы һәрвакыт мәгърифәткә, яңа белем үзләштерүгә омтылды. Биектау районы мәгарифенең бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы куаныч. Укытучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә шушы мөнәсәбәт белән аеруча олы хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Үземнең иң җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне районыбызның мәгариф ветераннарына юллыйм. Сез тудырган асыл кыйммәтләр бүген дә бөртекләп саклана, яшь буын укытучылар тарафыннан нәтиҗәле дәвам иттерелә.

Яхшы мөгаллим-укытучылар һәм һөнәри өлкәдә сынауларны лаеклы узардай яшь кадрлар әзерләү район җитәкчелегенең һәрвакыт өстенлекле бурычларыннан булды һәм шулай булып кала да. Алай гына да түгел яңа мәктәпләр сафка баса, искеләре төзекләндерелә. Яңа технологияләргә нигезләнгән класслар, мәктәпләр елдан-ел арта бара. Быел исә, Биектау авылында 500 укучыга исәпләнгән 4 нче номерлы Галимҗан Баруди исемендәге яңа мәктәп укучыларга үзенең ишекләрен ачачак. Биредә үк Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбә дә эшләячәк.

Яңа уку елы безнең барыбыз өчен дә яңа иҗади хезмәтләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм казанышлар елы булсын! Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау муниципаль районы Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев