Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович! Биектау районының күпмилләтле халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәм! Сез безгә тарихыбызга, гасырлар аша үткән юлыбызга яңача карарга, бөтендөнья халыклары, милләтләре берләшмәсендә тоткан урыныбызны ачыкларга ярдәм итәсез. Газиз ватаныбыз тарихын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрүдә куйган хезмәтегез безнең барыбызны да сокландыра һәм...

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Биектау районының күпмилләтле халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Сез безгә тарихыбызга, гасырлар аша үткән юлыбызга яңача карарга, бөтендөнья халыклары, милләтләре берләшмәсендә тоткан урыныбызны ачыкларга ярдәм итәсез. Газиз ватаныбыз тарихын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрүдә куйган хезмәтегез безнең барыбызны да сокландыра һәм барыбызга да кадерле.

Без беләбез, Татарстан Республикасы тагын да ныгысын һәм үссен өчен анда яшәүче һәр кеше аз гына булса да Сезнең үрнәктә хезмәт итәргә тиеш.

Реклама

80 еллык юбилеегызны егетләрчә күтәренке рух белән каршы алуыгызга аеруча шатбыз. Һәрчак шулай тормыш сөючән булып калыгыз, яшәү һәм эш дәрте сүрелмәсен, максатка омтылышыгыз бервакытта да кимемәсен.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, йортыгызга иминлек телибез. Сезнең ышанычыгызны һәм якты өметләрегезне аклар өчен без үзебезнең тарафтан барлык көчебезне куярбыз.

Эчкерсез хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев