Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы халкын Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Безнең Биектау районы - Татарстан, Россия дигән зур йортның бер гаиләсе. Иминлегебез, һәр тармакта уңышларга ирешә-ирешә илебезнең алга баруы төрле милләтләрнең күпгасырлык традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауга һәм бердәмлеккә бәйле. Борынгы бабаларыбыз барлык заманнарда да оешканлыклары,...

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Безнең Биектау районы - Татарстан, Россия дигән зур йортның бер гаиләсе. Иминлегебез, һәр тармакта уңышларга ирешә-ирешә илебезнең алга баруы төрле милләтләрнең күпгасырлык традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауга һәм бердәмлеккә бәйле.

Борынгы бабаларыбыз барлык заманнарда да оешканлыклары, берләшеп яшәүләре белән аерылып торганнар. Милләтенә һәм нинди диндә булуына карамастан, Россиянең бердәм халкы Туган илебезнең бөтенлегенә, дөньяның иминлегенә янарга маташучыларга һәрвакытта да каршы тора белде.

Бүген без балаларыбызның киләчәге турында кайгыртабыз һәм алар өлкән буыннардан үрнәк алып, туган районнары, республика һәм илләренең чәчәк атуы кебек бөек максатка ирешү өчен бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп яшәргә өйрәнәләр. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, күркәм башлангычларыгызда уңышлар телим!

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН,

район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев