Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн район халкының рухи үсешенә һәм бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез әһәмиятле өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Казан арты мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!

Мәдәният хезмәткәрләренең эше иң югары хөрмәткә лаек. Сез бу дөньяга шатлык һәм матурлык бүләк итәсез, матурлык хисе һәм иҗат эшенә хөрмәт тәрбиялисез. Китапханә яки музейларда эшлисезме, әллә мәдәният йорты һәм театрларда хезмәт куясызмы - аларның һәркайсында да рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып саналасыз.

Биектау районы бүген әйдәп баручы республикакүләм мәдәни мәйданчык. Бездә зур мәдәни форумнар һәм фестивальләр уздырыла, «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале районыбызның чын-чынлап мәдәни йөзек кашына әйләнде. Биектау районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм артистларының осталыгы үзебездә яшәүче күпмилләтле халыкны гына түгел, республикабызның мәртәбәле сәхнәләренә менеп, бик күп тамашачыларны әсир итә. Районыбызның тарих һәм мәдәният истәлекләрен күрергә теләүче туристларның саны елдан-ел арта бара. Авыл җирлегендәге мәдәният учакларын – клубларны, музейларны, китапханәләрне торгызу буенча да даими эш алып барыла.

Сезнең һөнәр ияләре – кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Мәдәнияттә битарафлар да, очраклы гына адашып килеп керүчеләр дә юк. Бу эш бары талантлыларга, нык рухлы һәм олы йөрәклеләргә генә төс.

Сезгә иҗади хезмәтегез, үз һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сәламәтлек, иҗат дәрте, иң кыю теләк-хыялларыгызның тормышка ашуын, бәхет һәм иминлек телим

Олы ихтирам белән, Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев