Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Садыйков - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рамил Садыйков. Йолдызыбыз Рамил Садыйков - тумышы белән Дөбьяз авылыннан. Әлеге җирлек талантларга бай. Аның челтерәп аккан чишмә суы, саф һавасы, борма урамнары...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рамил Садыйков.

Йолдызыбыз Рамил Садыйков - тумышы белән Дөбьяз авылыннан. Әлеге җирлек талантларга бай. Аның челтерәп аккан чишмә суы, саф һавасы, борма урамнары күп кенә йолдызларга башлангыч юнәлеш биргән. Шуна Рамил дә кирәк урында матур итеп җырлап, тиеш урында табаннарда ут уйнатып биеп тә алучылардан дип уйлыйбыз.

"Вконтакте" социаль битендә урнашкан мәгълуматлар буенча, якташыбызны җор телле, ачык күңелле һәм юмор яратучы дияргә мөмкин. Төп битендә аның төрле кызыклы тапшырулардан өзекләр, рәхәтләнеп көлеп алырдык видеолар урнаштырылган.

Гаилә хәленә килгәндә, кызлар Сезнең өчен әйтәбез, йолдызыбызның йөрәге буш түгел. Анда үзе кебек елмаючан, ягымлы карашлы Айгөл исемле йолдыз бар . Бер-берсенә биргән вәгъдәләре гомерлек булсын берүк.

Кичә генә якташыбыз үзенең зур бәйрәмен, туган көнен каршылаган. Рамиль! "Биектау фм" радиосыннан да ихлас теләкләребез синен өчен!!Исәнлектә, бәрәкәтле елларда, сөйгәнең белән һәрчак пар канат булып очарга насыйп булсын!

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев