Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Радик Закиров: “Районның “Көрәшсез җиңүләр юк” шигарен һәрчак күңелемдә йөртәм”

Радик Закиров - Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры. Нәкъ менә аның тәрбиясендәгеләр - Булат Фәхриев белән Мурат Минһаҗев Татарстан Республикасы Беренчелегендә призлы урыннарны алдылар. Радик Закиров Биектау районының Мүлмә авылында яши һәм эшли. 2009 елдан ул - көрәш тренеры. Хезмәте - һөнәр генә түгел, яраткан шөгыле дә. -...

Радик Закиров - Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры. Нәкъ менә аның тәрбиясендәгеләр - Булат Фәхриев белән Мурат Минһаҗев Татарстан Республикасы Беренчелегендә призлы урыннарны алдылар.

Радик Закиров Биектау районының Мүлмә авылында яши һәм эшли. 2009 елдан ул - көрәш тренеры. Хезмәте - һөнәр генә түгел, яраткан шөгыле дә.

- Бу мавыгу да, һөнәр дә. Мин шуның белән бәхетледер инде, мөгаен. Безнең авылда көрәшчеләргә хөрмәт һәрвакытта да зур булды. Минем гаиләмдә бөтен кеше көрәш белән мавыкты, мин дә шөгыльләнәм, - дип сөйләде безгә Радик Закиров.

Мәктәп бетергәннән соң Радик Казан дәүләт педагогика университетының физик культура факультетын тәмамлаган. Бүген ул - туган мәктәбендә тренер. Аның сизгер күзәтчелегендә 20дән артык яшь көрәшче. Аларның спортның шушы төрен сайлавын дөрес дип саный.

- Көрәшнең ярдәме зур. Тормышта бөтен нәрсәгә үз тырышлыгың, үз хезмәтең белән ирешергә кирәк бит. Көрәштә дә шулай ук. Шунлыктан ул спорт кына түгел, ә бәлки - яшәү рәвеше, - дип ышанып әйтә Радик Закиров.

Ноябрь аенда Мүлмә мәктәбенең яшь көрәшчеләре командасы ким дигәндә тагын бер спортчыга тулыланачак. Чөнки Радикның хыялы бар:

- Минем хыялым улым белән бәйле. Аңа әлегә 5 яшь. Аннан көрәш чемпионы ясыйсым килә. Ноябрьдә ул күнегүләргә йөри башлаячак. Моның өчен бөтенесе дә: формасы да, барлык кирәк-яраклары да әзер инде, - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән Радик.

Радик өчен тормышта иң мөһиме гаилә булуын әйтеп китү дә урынлы булыр. Һәр көнне ул эштән соң өенә ашыга. Анда аны газизләре, күңеленә якын сөекле кешеләре көтә. Тормыш иптәше белән дә ул туган авылында танышкан. Ләйсән бирегә кунакка кайткан булган. Булачак ир белән хатын ярты ел дус булып йөргәннән соң гаилә корганнар. Августта инде бергә гомер итүләренең 10 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.

- Радик искиткеч мәрхәмәтле, кайгыртучан, ачык күңелле. Чын ир-егет ул. Үзенә иң кирәкле һәм иң күркәм сыйфатларны туплаган, - диде хатыны Ләйсән.

Ике бала, гаилә, йорт хуҗалыгы, яраткан эш. Бөтенесе дә яхшы, булганын саклап, сөенә-сөенә яшәргә дә, яшәргә генә. Әмма язмыш Радикка сынау әзерләп куйган була. 2014 елда эшендә имгәнеп, ул аяксыз кала. Ул чакта аңа тормыш бер урында туктап калгандай тоела. Әмма гаиләсе, балалары, дуслары һәм яраткан эше - мәхәббәт, кайгыртучанлык, өмет һәм ышаныч аны бу халәттән коткарып калалар.

- Гаиләм булышты инде, дусларым. Ул чакта әле балалар бөтенләй кечкенә. Фаҗига булу белән генә тормыш тукталып калмады. Мин җилкәмдә гаиләм өчен җаваплылык булуны аңладым. Мин үзебезнең киләчәгебез, уртак бәхетебез өчен көрәшергә тиеш, - дигән фикердә Радик.

- Ул 4 операция кичерде. Күпләр аның урынында төшенкелеккә бирелерләр иде. Ярты ел да узмады, ул, култык таягына таянып, күнегүләр ясарга китте. Аны башкалардан тормышны, үз эшен менә шушылай ярату, үзенә карата югары таләпчәнлек аерып тора да инде, - диде Радик Закировның әнисе.

Яшь көрәшчеләр тренерлары өчен җан атып торалар. Ул алар өчен бөтен нәрсәдә үрнәк.

- Ул безнең өчен тренер да, дус та. Без туганлашып беттек инде. Шәхсән минем өчен ул - чын ир-егет, - дип билгеләп үтте көрәшче Ришат Салихҗанов.

- Ул безнең фикердәш, безне туганлык җепләре бәйли кебек. Аның барлык яхшы сыйфатларын үзебезгә алырга тырышабыз. Безне беркайчан да бирешмәскә, максатка ирешергә өйрәтә, - дип хуплады Ришатның сүзләрен көрәшче Булат Фәхриев.

Менә шундый инде ул Радик Закиров. Тренер, сөекле ир, шәфкатьле әти һәм мәрхәмәтле ул. Ул районның "Көрәшсез җиңүләр юк" дигән шигарен һәрчак күңелендә йөртүе турында әйтте. Тормыштан да ул шуның йогынтысы белән атлый. Үзен аңлаучыларга, ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтле. Рәхмәтнең иң зурысы - Мүлмә мәктәбе директорына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев