Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Радик белән Салават дуслашкан

Ике җырчының бәхәсе күптән дәвам итә.

Ике җырчының бәхәсе күптән дәвам итә. Салават Фәтхетдинов Элвин Грей турында «Татарча алай җырларга ярамый» дигән иде. Моңа җавап итеп Элвин Грей Салаватны дуэльга чакырды — «Казан Арена» тутырып халык җыярга тәкъдим итте. "Татар җыры" гала-концертыннан соң алар күрешкән.

«Беренче очрашу, беренче кул кысышу, беренче сөйләшү», — дип язган Элвин Грей һәм Салават Фәтхетдинов белән күрешкән фотосын урнаштырган.

Тамашачылар моңа бик шатланган. Дуслашуның нәтиҗәләрен дә көтәләр.

«Дуслашуыгыз әйбәт! Бергә „Уфтанма“ны җырласагыз, тагын да әйбәт».

«Салават аңа бармас ул. Ул тере тавышка җырлый».

«Салават барыбер чын күңелдән түгел, еракка карый, күзләренә түгел. Чын күңелдән Радик кына карап тора».

Реклама

«Нигә Салават ике нота да җырлый алмаган кешегә чын күңелдән карасын?»

«Пиар! Имеш, моңа кадәр сөйләшкәннәре булмаган».

«Бабайга барып җиткән, ниһаять»..., дип яза Кызыл таң

Автор: Резеда Галикәева

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев