Һәр башлангычта иҗат рухы һәм тырышлык кирәк
Коркачык мәдәният йортында курчак театры персонажлары, түгәрәктә әзерләнгән әйберләр һәм декорацияләр күргәзмәсе уза. Аларның барысын да тамашачы спектакльләр барышында күргән.
Айгөл Хәйруллина - Коркачык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм “Нечкәбил” курчак театры режиссеры. Аның эшенә карашы да курчакларга булган мөнәсәбәтеннән күренә.
- Кызыклы түгәрәкләр бик күп. Шуңа күрә безнең үзебезгә генә хас үзенчәлегебез булырга тиеш дигән карарга килдек һәм курчак театры оештырдык. Бу - районда бердәнбер курчак театры, “халык театры” дигән исемебез дә бар, - диде Айгөл Хәйруллина.
“ Халык театры” исемен, яңа спектакльләр сәхнәләштереп һәм яңа персонажлар уйлап табып, ел саен дәлилләп торалар. Хәзер “Нечкәбил” гаиләсендә аларның саны 25тән артык.
- Курчаклар белән эшләргә булдым. Башта малай курчак ясадык, шул рәвешле безнең “Су анасы” спектакле барлыкка килде, - дип сүзен дәвам итте сәнгать җитәкчесе.
Бу нәкъ 15 ел элек була. Ә былтыр алар Абдулла Алиш әсәре буенча спектакль сәхнәләштерәләр һәм “Иделкәем” республика балалар-үсмерләр курчак театрлары коллективлары фестивалендә гран-при оталар.
Театр төркемендә 15 кеше. Биредә балалар да, олылар да бар. Эш һәркемгә җитә: курчаклар ясарга, аларга кием тегәргә, рольләрне өйрәнергә, декорацияләр уйлап табарга да кирәк бит.
- Әсәрне сәхнәләштерергә бер ел вакыт кирәк. Курчаклар папье-машедан эшләнгәнлектән, алар кибәргә дә тиеш. Бер курчакка бер ай вакыт китә, - ди Айгөл Хәйруллина.
Мәдәният йортындагы иҗат рухы башка төрле түгәрәкләр алып барырга да ярдәм итә. Биредә рәсем дә ясыйлар, үрәләр дә, мозаика белән дә шыгыльләнәләр. Бу - сәнгать җитәкчесе өчен дә, бистә өчен дә зур горурлык. Балалар мәктәптән соң тизрәк бирегә ашыга.
- Без монда Әниләр көненә кул эшләнмәләре ясыйбыз, - ди кызларның берсе.
- Бирегә мәктәптән соң киләм, миңа монда бик ошый, - дип өстәде икенчесе.
- Карандашлар һәм ручкалар салып куярга савыт ясадык, - дип күрсәтә өченчесе.
Курчак театры каһарманнары сәхнәдә генә түгел, күргәзмәдә дә.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев