Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр ана да бәхетле булсын иде!

"Биектау" медиахолдингы үзенең язылучылары арасында "Бәхетле ана" конкурсын игълар иткән иде. Әлеге конкурска килгән тагын бер язманы сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. "Ана булу - искиткеч зур бәхет! Ана булу теләге хатын-кызларга табигать тарафыннан бирелә. Менә минем дә, кызым туачагын белгәч, бөтен күңелемне шатлык хисләре биләп алды. Үзем шактый зураеп киткән...

"Биектау" медиахолдингы үзенең язылучылары арасында "Бәхетле ана" конкурсын игълар иткән иде. Әлеге конкурска килгән тагын бер язманы сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

"Ана булу - искиткеч зур бәхет! Ана булу теләге хатын-кызларга табигать тарафыннан бирелә. Менә минем дә, кызым туачагын белгәч, бөтен күңелемне шатлык хисләре биләп алды. Үзем шактый зураеп киткән эчемне сыйпыйм, түземсезлек белән кызымның дөньяга аваз салганын көтәм. Һәм менә ул туды... Кеп-кечкенә кызымны күргәч, җаным-тәнем белән аңа омтылдым: менә бит ул минем бәхет йомгагым!

3 елдан соң икенче кызым сөендерде, мин аны да бик тә көтеп алдым! Мин хәзер сөйкемле ике кызчыкның әнисе. Мин - бәхетле ана! Көндәлек ыгы-зыгы, вак-төяк эшләр беркая да китмәс, һәр яңа көн үзенең мәшәкатьләре белән туа. Балаларың йомшак куллары белән сине кочакласалар, назлы карашлары белән күзләреңә карасалар, авырлыклар эреп югала, тормыш шундый да рәхәт һәм күңелле булып тоела башлый. Әйе шул, әни булу - нинди зур бәхет!

Мин мәктәптә хезмәт куям, үзенчәлекле балалар белән дә эшлим. Аларның әниләренең сабырлыгына, ныклыгына сокланам һәм аларга бары түземлелек кенә телим. Иң зур теләгем шул: җир йөзендә барлык балалар да сәламәт булып тусыннар һәм һәр ана да бәхетле булсын! Алар моңа бик тә лаеклылар бит!"

Реклама

Айгөл ФӘТХУЛЛОВА

=MsoNormal style='text-align:justify'>Айгуль ФАТХУЛЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев