Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

QR-кодтан башка җәмәгать транспортына керү тыела

Биектау районына караган җәмәгать транспортларында пассажирларның QR-кодларын тикшерү буенча рейд узды. Рейд Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты карарының үтәлешен тикшерү буенча кисәтү чарасы буларак оештырылды.

Казан шәһәреннән Биектау районы үзәгенә бары бер автобус - 91 нче маршрут автобусы гына йөри. Нәкъ менә 91 нче маршрут полиция хезмәткәрләренең тикшерү объекты булып торды да инде. 22 - 28 ноябрь көннәре кисәтүләр атнасы булып санала. Бүгенге көндә полиция автотранспорт предприятиесенең QR-кодны укый, таный торган махсус җайланмалар белән җиһазландырылуын, кондукторларның ул җайланмаларны ничек куллануын тикшерә.

Без дә полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыктык һәм кондукторларның нинди кыенлыклар белән очрашуын үз күзләребез белән күреп кайттык.

- Пассажирлар, әлбәттә, кимеде. Әмма, моңа карап, эш кимеде дип әйтмәс идем. Эшләве бик авырайды, катлауланды. QR-кодлар тикшерү күп вакытны ала. Пассажирларның да төрлесе була. Кайберләре QR-код күрсәтүдән баш тарта. Андыйлар белән эшләве бик кыен, - ди кондуктор Алена Левина.

Бер пассажирның QR-кодын тикшерү күпме вакытны алганын без дә тикшереп карарга уйладык. Моның өчен 30 секунд вакыт китте. Пассажирлар күп булган очракта, әлбәттә, озаграк вакыт кирәк булачак. Салонда бер генә QR-кодсыз пассажир булса да автобус тукталыштан кузгалмаячак. Кагыйдә бозган очракта автобус йөртүче дә, кондуктор да штрафка тартылачак. Пассажирлар, мондый чараның вакытлыча икәнен аңлап, QR-кодны күрсәткәндә ризасызлык белдермиләр, әмма тавыш күтәрүчеләр дә аз түгел.

- Кирәк булгач, QR-кодны күрсәтәбез инде, - ди Ирина. - Мондый чара авыруны киметү максатыннан, безнең үзебезне саклау өчен кертелде бит. Вакцина ясатмаган кешеләр коронавирус белән авырырга мөмкин. Алар авыру чыганагы булып йөри бит. Автобуста кеше күп булганда инфекция йоктыру очрагы да арта.

Кисәтү атнасы узганнан соң, 29 ноябрьдән, чын-чынлап тикшерү рейдлары уздырылачак. Тикшерү барышында QR-коды булмаган пассажирларга штраф салу турында беркетмә төзеләчәк. Пассажирлар өчен 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә автотранспорт предприятиесенә 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев