Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

QR-код кертелгәннән соң прививкалар күбрәк ясатыла башлады

QR-код кертелгәннән соң Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында 50 меңгә якын кеше теркәлгән. Мондый вазгыять җәмәгать урыннарына барып йөрергә мөмкинлек бирә торган код алуга бәйле. Әмма код алу өчен, әлбәттә, вакцина ясатырга кирәк. Бу мәсьәләдә дә зур үсеш бар - монысы инде поликлиникаларда күзәтелә.

QR-кодлар кертелү белән вакцина ясатучылар саны сизелеп артты. Беренче атнада ук 2000нән артык кеше прививка ясаткан, ә чикләүләр кертелгәнгә кадәр бу сан 400дән дә артмый иде. Кешеләр прививканы үз теләкләре белән ясаталармы соң? Фикерләр төрле - кемдер эшсез калмас өчен вакцина ясатырга мәҗбүр, кемгәдер җәмәгать урыннарына барып йөрү мөмкинлеге кирәк. Чикләүләр кертелү күпчелеккә хастаханәгә юл тоту өчен соңгы этәргеч булган. Шулай да прививка ясатырга сәламәтлеген саклау теләге белән килүчеләр дә бар.

- Мин коронавирус инфекциясеннән моннан 8 ай элек вакцина ясаткан идем. Бер ай элек грипптан прививка ясаттым, ә бүген ревакцинациягә килдем, - диде Николай Ларин.

Вакцина ясатмаган, әмма авырган, чирне, поликлиникага мөрәҗәгать итмичә генә өйдә кичергән һәм антитәнчек ләре югары булган кешеләрне хәзер нишләргә дигән сорау борчый. Моңа да рәсми җавап бар.

- Белгечләр фикеренә караганда, антитәнчекләр вакцинация ясатырга киртә була алмый. Кешеләр антитәнчекләрнең титрлары югары булганда да прививка ясата алалар. “Спутник Лайт” нәкъ менә авырган, антитәнчекләре булган кешеләр өчен күздә тотылган. Әлеге вакцина өчен чикләүләр - 60 яшькә кадәргеләргә кагыла, - дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Сабина Девликамова.

Бүгенге көндә күпчелек ике компонентлы “Спутник V” вакцинасына өстенлек бирә, шулай ук “ЭпиВакКорона” вакцинасы да бар. Әлегә бер компонентлы “Спутник Лайт” вакцинасы бетеп киткән, әмма Биектау районы үзәк хастаханәсе ул тиздән кайтарылыр, дип көтә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев