Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Путин һәм Медведев Татарстанның беренче Президентын юбилее белән котлады (ВИДЕО)

Мәскәү Кремлендә уздырылган очрашуда, дәүләт башлыгы, Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее уңаеннан борынгы Тартария картасын бүләк итте. Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты....

Мәскәү Кремлендә уздырылган очрашуда, дәүләт башлыгы, Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее уңаеннан борынгы Тартария картасын бүләк итте.
Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән безнең уртак мәдәниятебезне һәм тарихыбызны өйрәнүдәге, эшләрегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә", - диде дәүләт башлыгы һәм "бу иң мөһим эш" дип билгеләп үтте.
Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә бүләк сыйфатында, XVII гасыр картографы, голландияле Виллем Блауның борынгы Тартария картасын тапшырды.
Минтимер Шәймиев фондның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү буенча алып барган эшләре турында сөйләде.
Белешмә өчен. 2016 елда Казан үзәгендә яңадан торгызыла торган собор нигезенә беренче таш һәм капсула салу тантанасы булды, анда Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашты. Проект 1932 елда җимерелгән беренчел соборны яңадан торгызуга йөз тота һәм яңартылачак Казан Богородица монастыре комплексы нигезе була.
Болгар ислам академиясен 2017 елның язында төзеп бетерү күздә тотыла. Әлеге югары уку йорты татар дин гыйлеме мирасы традицияләрен дәвам иттерәчәк һәм илнең әйдәп барган дини-мәгърифәти һәм рухи-агарту үзәге булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев